Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыкта туып-үскән атаклы комбайнчы, галим, уйлап табучы турында Казан журналисты язмасы

    1927елның 5 апрелендә Зөя елгасы буена сыенып утырган Борындык авылында дөньяга килгән Рифкатьнең хезмәт юлы ундүрт яшеннән башлана. Комбайнчы Җиһанша Хәкимов, хезмәттәшен Бөек Ватан сугышына озаткач, үсмерне үзенең ярдәмчесе итә. Гаиләдә бердәнбер булып үсүче малай әлеге мәртәбәле вазифага фронтка киткәнче механизатор булып эшләгән әтисе, шул ук вакытта тегермәнче, балта остасы,...

    Уңган игенченең, туган ягы кырларын иңләү белән генә чикләнмичә, фәнни биеклеккә күтәрелеп, күргән-белгәннәрен гыйльми хезмәт рәвешендә киң җәмәгатьчелеккә җиткерүенә килгәндә, монысына, Карамасар авылыннан Кәлимуллиннар йортына килен булып төшкән мөгаллимә Роза Халитова да сәбәпче.
    1953 елның сентябрендә, Рифкать, кулына чемодан тотып, Казанга укырга чыгып китә. Инженер-механикка укып, кызыл дипломны кулына алгач, Татарстан партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп раслана. 1958 елның августында Казанда ике бүлмәле фатир ала, гаиләсен - әти-әнисен, хатынын, өч кызын Казанга күчерә. Тора-бара Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану һәм ремонтлау кафедрасында, бәйгедә җиңеп, укытучылык эшенә күчә, читтән торып Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе аспирантурасында укый. 1966 елда «Үзйөрешле ашлык комбайнын теземнәрне суктырырга көйләү үзенчәлекләре» дигән темага диссертация яклый. Техник фәннәр кандидаты буларак, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасында берничә ел студентларга белем бирә. Швеция, АКШ, Англия, Венгрия, Канада, Германия илләре тәҗрибәсенә таянып, Герой 1980 елларда авыл хуҗалыгы фәннәре докторлыгына «Урып-җыю комбайннары эшчәнлегенең җитештерүчәнлеген һәм сыйфатын күтәрү нигезләре» дигән темага диссертациясен төгәлли.
    Ачышлар, табышлар, аңлатмалар тезмәсеннән торучы саллы диссертация, гәрчә иген үстерүчеләр өчен алыштыргысыз ярдәмлек дәрәҗәсенә җиткерелеп иҗат ителсә дә, ни кызганыч, якланмыйча кала. Югыйсә, аңа Мәскәү авыл хуҗалыгы производствосы инженерлары институтында эшләүче техник фәннәр докторы профессор Г.Серый 1980 елда мондый бәяләмә яза: «Илнең авыл хуҗалыгында игенчеләрне үстерү иң төп юнәлешләрнең берсе булып кала. Әлеге мөһим бурычны үтәү, башка чаралар белән беррәттән, урып-җыюның тизлегенә һәм сыйфатына да бәйле. Бу уңайдан Р.Кәлимуллинның ашлык җыю һәм аның сыйфатын яхшыртуны камилләштерүгә багышланган диссертациясе бик кирәкле». Рифкать Кәлимуллин 1993 елның 16 августында 66 яшендә фани дөньядан китеп бара. «Татарстан кыры» фәнни-җитештерү берләшмәсе аның соңгы эш урыны иде. Инде язганыбызча, авылдашы Р.Фәтхуллинның республика җитәкчелегенең әледән-әле исенә төшереп торуы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә республикада Р.Кәлимуллин исемендәге бүләк булдырыла һәм иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга тапшырыла.
    Хәмзә Бәдретдинов
    («Туган җирем - Кайбычым»
    китабыннан алынды)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: