Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Гөбенә” кырларында икмәк симфониясе

    Төшкә кадәр Кайбычта яңгыр бераз яуса да, Олы Тәрбиткә безне челлә кояш озатып барды. Монда ник бер тамчы яңгыр төшсен?! Ә иген кырында тагын да кызурак иде: "Гөбенә" агрофирмасында икмәк өчен көрәш башланган.

    - Быел безне яңгырлар бик шатландырмады шул. Ел коры килгәч, уракка да иртәрәк төштек. Игеннәр өлгергән, аны кырда яткырудан файда юк. Корылыклы елда да уҗым бодае 20,5 центнер уңыш бирә, борчакның һәр гектарыннан 18 центнер уңыш алабыз. Язгы чә­чүне иртә башлавыбыз, игеннәрне технология кушканча үстерүебезнең матур нәтиҗәсе бу, - ди­де агрофирма директоры Юрий Осипов.

    Без агрофирманың Олы Тәрбиттәге борчак басуына килгәндә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров та биредә иде. Мондагы белгечләр, механизаторлар белән очрашуында район җитәкчесе:

    - Уракка оешкан төстә керешүегез кырлардагы эш барышыннан ачык күре­нә. Игеннәрне югалтуларсыз шулай оешкан төстә җыеп алуыгызга ышанам. Елның-елына мул уңыш үстерүче "Гөбенә" игенчеләре моңа сәләтле, - диде дә, сорап куйды: Кляузный басуында көзге бодай уңдымы соң?

    - Анда быел 125 гектар мәйданда иген үстердек. Елына күрә уңышы ярыйсы, - дип җавап бирде Юрий Осипов.

    Әлеге басуның ник шундый исемдә йөрүе турында кызыксынгач, директорның җитештерү мәсьә­ләләре буенча урынбасары Фердинант Уткинның җавабы мондый булды:

    - Ул сазлыклы урында урнашкан. Шуңа да анда эшләве читенрәк, техника да еш ватыла. Элек тә шулай булган, ата-бабалардан калган исем ул. Гомумән, бездә барлык кырлар да атамага ия. Түмгәкле урыннарга бай Түмгәксәр басуы да бар, Байман кырында кукуруза үсә, Чурапайда игеннәр уңа.

    Олы Тәрбиттә урып-җыю эшләре 16 июльдә башланып, без анда икенче көнне бардык. Кырларда саламны түкләргә төрүче тракторларны күргәч, башта печәнне шулай төргәклиләрдер, дип уйлаган идем. Юк шул, көзге бодай кыры булып чыкты ул.

    Комбайнчылар - әти­ле-уллы Георгий һәм Аль­берт Лазаревлар, Харис Хәбибуллин, Иван Данилов, Сергей Гаврилов 150 гектар мәйдандагы бодайны суктыруга ук Рифкать Гарәфетдинов кебек биш тракторчы саламын җыйдыртырга керешкән. Биредә эш әнә шулай комплекслы алып барыла. Бу комбайнчылар хәзер Кляузный кырына күчкән. Игеннәрнең алтын диңгезенә карап, күңелдә Кайбычның уң­дырышлы туфрагы, табыныбыз күрке булган икмәк үстерүчеләр өчен горурлык хисләре уяна. Янәшәдәге кырда борчак уралар.

    - Бу кырда аксымга бай, корылыкка чыдам "Готик" сортлы борчак үс­тердек. Аны орлыкка салабыз. Мәлкидә үзебезнең Татарстанда уйлап чыгарылган "Ватан", ә Чү­тидә "Варис" сортын чәчкән идек, дәү­ләткә озатабыз, - диде Фердинант Уткин.

    Әнә безнең каршыга, бер-берсеннән бераз гы­на калышып, кара тузан туздырып, комбайннар килә. Шулкадәр кызу эш вакытында аларны ничек туктатып, механизаторлар белән әңгәмә корасың, ди?! Шулай да бераз көтәргә булдым. Менә ул игенче белән очрашуның бәхетле мизгеле - бункеры тулган бер комбайн туктады. Хуҗа Хә­сәннән әти­ле-уллы Лу­кин­нар булып чыктылар. Чабаксарда сәнгать буенча югары белем алучы Альберт әтисе Петрның ярдәмчесе булып эшли башлаган.

    - Игенчелек белән сән­гать арасында җир белән күк аермасы бит. Ничек комбайнга утырасы ит­тең? - дип сорыйм студенттан. Аның җавабы бер булды:

    - Алар икесе бер симфония бит. Икмәк булмаса, җыр да булмый. Ә иген­нәр шавы - үзе бер орке­стр ул.

    Узган ел урак батырлары сафында йөргән Илья Зыков комбайнының да бункеры тулды. Тузанны ера-ера аның янына барам. Кара тузанга баткан комбайнчы төшүен көтәм. Әмма юк, футболкасында ник бер тап булсын, йөзе дә чип-чиста, кабинасындагы магнитофоннан җыр агыла.

    - Элеккеге совет чорындагы комбайннарда ап-ак тешләребез генә күренеп тора иде. Хә­зерге буын техника эшләргә уңайлы, кондиционер да бар, кызуны сизмибез дә, - диде механизатор. - Уңышның бе­раз түбән булуы гына күңелне кытыклап тора. 2010 елгы урак чорын хә­терләтә быелгысы. Былтыр урак чорында 60 мең сумнан артык хезмәт ха­кы алган идем.

    Механизаторның иген язмышы өчен борчылуы йө­зенә чыккан. Ә эш кешесеннән хезмәт хакын кызганмыйлар монда. Әнә, Фердинант Уткин әйт­кәнчә, терлек азыгы әзерләүче механизаторларга ун көн саен бер мең сум, ә ярдәмчеләренә бишәр йөз сум премия биреп барганнар. Игенчеләргә дә матди кызыксындыру чаралары каралган. Корылыклы елда уңдырышлылыкның тү­бән булуына сез гаепле түгел, дигәннәр.

    Агрофирманың һәр иген кырында белгечләр кизү тора. Олы Тәрбиттәге бел­гечләр Александр Орлов, Марсель Шәрипов, Петр Матвеев үз участокларынд эшләүче игенчеләрнең техникасы ватылса, яки башка проблемалар килеп чыкса, шунда ук аны хәл итү юлларын таба. Кыскасы, алар-ашыгыч ярдәм күрсә­тү­челәр сыйфатында. Янгын сүндерү машиналары да кырда. Икътисади җинаятьләр һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге начальнигы Динар Сафиуллин да көне буе басуда: урлашуларга юл куелмасын.

    Кырдан кайтышлый Олы Тәрбитнең ындыр табагына да тукталдык. Мәктәп укучылары Игорь Кошкин, Валя, Саша, Павел Маловлар кырдан кайткан игенне агрегат аша "КамАЗ"ларга ашлык кабул итү пунктына төяп җибәрә.

    Ашлык төягән шофер Владислав Ахтямкинның тукталып торуының сәбәбен сорагач:

    - Арбаның өстенә ябырга алып килүләрен көтәм. Юкса, юлда бөртекләр җилгә очачак бит. Игенчеләрнең тырыш хезмәтен ничек җилгә очырасың инде, - дип җавап бирде.

    Дөрес сүзгә җавап юк шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: