Кагыйдәләрне беләсезме?
Административ комиссия секретаре Гөлнара Нурмөхәммәтова йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен исегезгә төшерә.
— Йорт хайваннарын һәм кошларны асрау башкаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмаска тиеш. Өйдәге терлек һәм кош-корт китергән зыян өчен, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, аларның хуҗалары җавап бирә;
— үз йорт хайваннарының калдыкларын хуҗалары үзләре җыештыра һәм юкка чыгара;
— йорт хайваннарын (бозау, сарык, кәҗә, дуңгыз һәм башкалар), кош-корт асрау өй яны участоклары булган шәхси торак йортлар территорияләрендә рөхсәт ителә;
— продукт бирүче мал-туар ( мөгезле эре терлек, кәҗә, сарык, дуңгыз, ат) ветеринария учреждениеләрендә теркәлергә һәм терлек хуҗалары булган гражданнарның яшәү урыны буенча ел саен кабаттан теркәлү узарга тиеш;
— йорт хайваннарын көтү, хуҗасы яки аның кушуы буенча башка кеше күзәтүе белән, җирле үзидарә органының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән көтүлекләрдә рөхсәт ителә;
— өч айга кадәрге көчекләрдән тыш, этләрне өйдән ишегалларына, урамга кыска бау белән һәм борынчык (намордник) киертеп кенә чыгарырга мөмкин;
— хуҗалары йорт хайваннары һәм кошларның ишегалларын, тротуар, урам, парклар, газоннарны, балалар мәйданчыкларын, скверларны, мәйданнарны, шулай ук торак йортлар тирәләрен пычратуга юл куймаска тиеш. Этләр, мәчеләр һәм башка вак хайваннарны йөрткәндә, хуҗалары үзләре белән аларның калдыкларын тулысынча җыештыру өчен кирәк-яраклар алырга тиеш. Калдыкларны мәйданчыклардагы чүп контейнерларына ташларга кирәк;
— этне чылбырдан бары тик махсус йөртү урыннарында гына ычкындырырга мөмкин. Андый мәйданчыклар булмаганда, җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән кеше йөрми торган аулак урыннарда йөртергә рөхсәт ителә;
— этләрне тирә-ягы әйләндереп алынган мәйданчыкларда яки торак пункт территориясеннән читтә генә өйрәтергә мөмкин;
— йорт хайваннарын юлдан якты вакытта гына йөртергә, аларны юлның уң ягына якынрак җирдән куып барырга кирәк. Балчык юлдан һәм сукмактан бару мөмкинлеге булганда, терлекне асфальттан йөртү тыела;
— караучысыз йөргән терлек яшеллекне бозса, килгән зыянны терлек хуҗалары кап-ларга тиеш;
— йорт кәҗәләре өй тирәсендәге ябулы урында яки көтүлек хуҗалары күзәтүе астында торырга тиеш.
Рөхсәт ителми:
— песиләр һәм этләрне балалар мәйданчыкларына, мәктәп территорияләренә, балалар бакчаларына, ашханәләргә, поликлиникаларга, азык-төлек кибетләренә кертергә;
— пляжларда йөртергә һәм сулыкларда коендырырга;
— тыю билгесе булганда учреждениеләр биналарына кертергә;
— торак пунктлар территориясендә караучысыз йөртергә;
— исерек хәлдә булганнарга, шулай ук ундүрт яшькә кадәрге кешеләргә йөртергә;
— балконнарда, лоджияләрдә, торак йортларның гомуми файдалану урыннарында (якындагы фатирлар коридорларында, баскыч ячейкаларында, чормаларда, подвалларда ) асрау.
Авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев