Кайбыч басуларында урып-җыю бара
Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре югары темпларда дәвам итә.
6 августка барлык мәйданнарның 25 процентында уҗым культуралары урып-җыелган. Көзге бодай уңышы район буенча һәр гектардан уртача 37,3 центнер тәшкил итә.
Шушы көннәрдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә басуларда урып-җыю барышы белән танышты. Иген кырлары белән танышуны «Август-Кайбыч» җәмгыятенең Федоровское авылы янындагы арпа басуыннан башладылар.
338 гектар мәйдан биләгән басуда ун «Ростсельмаш» комбайны эшли. Җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов әйтеп узганча, игеннәрнең уртача уңдырышлылыгы 39,2 центнер тәшкил итә. Тиздән көзге рапс чәчүгә керешәчәкләр.
— Бүген хуҗалыкларда урып-җыю барышын карадым. Уҗым культуралары мул уңышы белән сөендерә. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, игенчеләр көнне төнгә ялгап эшли. Иң мөһиме — техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә, техникага сакчыл карарга кирәк, — диде Альберт Рәхмәтуллин.
Район башлыгы алдынгы комбайнчы Александр Рыбаков белән әңгәмә корды, кәефен сорады, эшендә уңышлар теләде.
— Урып-җыюда быел бишенче сезонымны эшлим. Урак башыннан 3 августка 533 тонна ашлык суктырырга өлгердем. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, иртәнге сәгать җидедән кичке тугызларга кадәр эшлибез. Комбайннардан ашлык ташучы автомобильләр белән тоткарлык килеп чыкмаса, көн дәвамында утызар бункерга кадәр суктырабыз. Комбайннар ышанычлы, әлегә сынатканнары юк, — диде Александр.
Баш аграрий Радик Камалетдинов әйтеп узганча, терлекчелек тармагында да эшләр җайга салынган.
—"Август-Кайбыч" җәмгыятендә 2,5 елга җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләделәр. Алар күпьеллыкларның икенче катын да җыеп алды. Хәзерге вакытта бу җәмгыятьтә һәр көнне 129 тонна сөт савалар. Район буенча тулаем көнлек савым 142,6 тонна тәшкил итә. Бу — республика районнары арасында дүртенче урын дигән сүз, — диде Радик Камалетдинов, горурлануын яшермичә.
Колаңгы янындагы басуда «Туган як-Агро» җәмгыятенең генераль директоры Альберт Хәялиев каршы алды. Анда өч «Нова», бер «Акрос» комбайны эшли. Биредәге көзге бодай кыры 60 гектар мәйдан били, уңдырышлылык һәр гектардан — 45, җәмгыять буенча 42,3 центнерны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев