Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта комбайннарның яңа уракка әзерлеген тикшерделәр

Районыбыз басуларында игеннәр алтынсу төскә керә башлады.

Димәк, тиздән игенче-механизаторлар өчен иң җаваплы чор — урып-җыю компаниясе башлана.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә бүген хуҗалыклардагы ашлык урып-җыю комбайннарының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Яшин рәислегендәге комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыгып, тиешле бәясен бирде.

Үзара тикшерүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарә белгечләре катнашты.

Комиссия үз эшен «Туган як -Агро» җәмгыятеннән башлады һәм «Илсөя Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Подберезье» җәмгыятендә, «Август-Кайбыч» дәвам итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев әйтүенчә, урып-җыю барышында район буенча барлыгы 56 комбайн катнашачак.

Альберт Илгизәрович, Дмитрий Александрович җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып, үз киңәшләрен бирде, эшләрендә уңышлар теләде. Иң мөһиме — урып-җыю барышында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүләрен үтенделәр.

Нәтиҗәдә, 70 мөмкинлектән 70 балл туплаган «Август-Кайбыч» җәмгыяте беренче урынга лаек булды. 69ар балл туплаган «Туган як-Агро» җәмгыяте һәм «Илсөя Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгы — икенче, 68 балл җыйган «Подберезье» җәмгыяте — өченче урында. Район буенча башкарылган эш — 69 балл белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев