Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта техника печәнгә төшәргә әзер

Язгы чәчү эшләре әлегә тәмамланмаса да, авыл хезмәтчәннәре өчен мөһим, җаваплы эш – терлек азыгы хәзерләү чоры башланырга тора.

Сыйфатлы азык хәзерләү өчен һава шартларының коры торуы да мөһим. Чөнки сенаж салганда яшел массаның дымлылыгын тиешле дәрәҗәдә саклау зарур.

Яшел уракка керешер алдыннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә махсус оештырылган комиссия, район хуҗалыкларындагы терлек азыгы хәзерләү техникасын карап чыгып, аларның әзерлегенә тиешле бәя бирә.

Районыбызда министрлыкның инженер-техник бүлегенең әйдәүче белгече Рәис Идрисов рәислегендәге комиссия эшләде.

Комиссия «Илсөяр Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Туган як — Агро», «Август — Кайбыч» җәмгыятьләрендә техниканың әзерлеген карап, нәтиҗә чыгарды.

Нәтиҗәдә, 100 мөмкинлектән 90 балл туплаган «Август -Кайбыч» җәмгыяте — беренче, 89 балл белән «Туган як-Агро» хуҗалыгы — икенче, 84 балл туплап «Илсөя Җәләлиева» КФХы өченче урынны яулады. Район буенча эш барышы уртача 86 балл белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев