Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре барлык мәйданнарның 78,3 процентыннан икмәкне җыеп алды

    "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урып-җыю эшләрен 30 августка - Республика көненә кадәр төгәлләү бурычын куйды. Татарстанның бердәмлеген гәүдәләндерүче, безгә кадерле булган бу бәйрәмне лаеклы каршыларга нигез бар. 20 августка барлык мәйданнарның 78,3 процентында эш башкарылган инде.

    Эшкә уңган Кайбыч иген­челәре 20574 гектар мәй­данда игеннәрне җыеп алды. Амбарларга 42376 тонна яхшы сыйфатлы ашлык кайтарылды. Һәр гектардан уртача 20,6 центнер уңыш алына.

    Урып-җыю белән бер­рәт­тән терлек азыгы хәзер­ләү дә дәвам итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында терлек азыгы хәзерләүдә, сөт җитештерүдә, урып-җыюда рес­публикада алдынгы урыннарда баручы районнарның исемлеге яшел, ә артта сөйрәлүчеләр кызыл белән күрсәтелгән. Безнең Кайбыч яшел исем­лектә! Бер баш шарт­лы терлеккә азык хәзер­ләү буенча без беренче урында барабыз. Кышлату чорына бер терлеккә 19,1 центнер азык хәзер­ләнгән. Күпьеллык үлән­нәр­не икенче катка уру 5200 гектар мәйданда башкарылды. Барлыгы 8059 тонна печән, 63573 тонна сенаж хәзерләнде.

    Шул ук вакытта туфрак эшкәртү, булачак уңышка нигез салу да дәвам итә. 20 августка район буенча барлыгы 11836 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән, 393 гектарда арыш, 420 гектарда көзге бодай чәчелгән.

    Бер сыердан сөт саву буенча Кайбыч республикада икенче урында бара. Без Сабадан гына бераз калышабыз. Анда бер сы­­ердан 17,2 килограмм сөт саусалар, бездә ул 17,1 килограмм тәшкил итә. Безнең уңганнар кө­ненә 66,4 тонна сөт җи­тештерә. Бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 3 тонна 200 килограммга күбрәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: