Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Фиргать Басыйров билгеләнде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боерыгы нигезендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Фиргать Басыйров билгеләнде.
Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итү җыелышына барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр чакырылган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында:
- Авыл хуҗалыгы - Кайбыч өчен иң мөһим тармакларның берсе. Шуңа да яңа җитәкчегә без зур өметләр баглыйбыз. Кадрлар алыштыру мәсьәләсе буш җирлектә генә барлыкка килмәде."Ак Барс Кайбыч-1" (элеккеге "Заволжье") җәмгыяте җитәкчесе хәзер үз эшен Югары Ослан районында гына дәвам итә. Аның урынына без "Ак Барс Кайбыч-2" нең директоры Рамил Каюмовны тәкъдим иттек. Ул җитәкчелек иткән җәмгыятькә авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров килде. Дөрес, аның бай эш тәҗрибәсе, осталыгы район өчен дә кирәк иде. Ничә еллар дәвамында аграр тармакта эшләп, ул үзен оста оештыручы, чын җитәкче итеп танытты. Әмма бу җәмгыятьтә дә аның Кайбыч данын күтәрүдә тырышып эшләячәгенә шигем юк. Өстәвенә, гаилә династиясе дәвам итә: районның төп аграрие итеп аның улы Фиргать билгеләнде, - диде.
Район башлыгы Рифкать Басыйровка намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләген тапшырды. Әлеге җыелышта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җаппаров та катнашты. Ул да Кайбыч хезмәтчәннәренә уңышлар теләде.
- Кайбычтагы үзгәрешләр авыл хуҗалыгы тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итәр, дип ышанам. Хөкүмәтнең аграр тармакка зур игътибар бирүе юкка гына түгел. Авыл - илне яшәтә. Кадрлар әзерләүгә дә җитди карыйбыз. Аграр университет, ветеринария медицинасы академиясендә укып, туган якларына кайтырга теләүче студентларга хуҗалык килешү нигезендә биш мең сум, шуңа өстәп министрлык биш мең сум субсидия түли ала. Бу мөмкинлекне сезгә дә кулдан ычкындырмаска кирәк. Авылга кайткан яшь белгечләр, яшь гаиләләргә йорт төзү программасы да гамәлдә, - диде ул.
Ә Фиргать Басыйров моңа кадәр "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте директоры урынбасары булып эшләгән. Аның инженер, филиал управляющие булып эшләү тәҗрибәсе дә бар.
- Миңа күрсәткән ышанычыгызны акларга тырышырмын, - диде ул.
Яңа билгеләнгән җитәкчеләрнең барысы да авыл хуҗалыгы өлкәсендә сыналган инде, яңа вазифа алар өчен дәвамлы шөгыль генә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27200
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.17000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.30500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.94200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43800
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыеныХуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.12500
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27200
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18900
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.14100
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.12500
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика