Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы халыкны активрак печән әзерләргә өнди

    Көннәрнең кызу, яңгырсыз булуы терлек азыгы әзерләүне куркыныч астына куя. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык хуҗалыклар җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыклары, Кайбыч халкына печән әзерләү, яфраказык җыюга актив кушылырга мөрәҗәгать итте.

    - Яңгыр явуын көтеп, кул кушырып утырыр чак тү­гел. Көннәрнең коры һәм эссе торуы мал азыгы әзерләүдә өстәмә мәшакатьләр тудыра. Бүген агросәнәгать хезмәтчәннәре алдында торган иң мө­һим бурычларның берсе - җитәрлек күләмдә печән әзерләү. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек асраучылар да печәнне кемдер китереп биргәнне көтеп ятарга тиеш түгел. Авыл халкына үз көченә таянырга кирәк. Терлекләрне азык белән тиешенчә тәэмин итү өчен болыннан, чокыр-чакырдан, техника керә алмаган урыннардан печән чабу мөһим. Терлек асраучы һәр кеше җәйге мөмкинлекләрдән файдаланып калсын иде. Агорфирмалар алдында тагын да тагын да мө­һим­рәк бурыч - терлекләрнең баш санын саклап калу, ит-сөт җитештерү бурычын арттыру бурычы тора, - диелә анда.

    Зур Тәрбит авылында яшәүче 78 яшьлек Валентин Смирнов хуҗалыгында дүрт сыер асрый, бозавы бар.

    - Мин үземнең җиремдәге күпьеллык үләнне чаптырып, ике йөк печән әзерләдем инде. Әмма бу гына җитми. Люцернаның икенче катын да ча­басы бар бит әле. Те­лә­гән кешегә болыннан да печән чабарга була. Элек без яшьрәк чакларда болындагы печәнне чаптырмыйлар иде, хә­зер ирек, әмма чалгы тотып чабучылар гына юк, - ди ул.

    Корылыклы елда печәнсез калмас өчен һәркем кайгыртучанлык күрсәт­сен иде. Агрофирмалар, база хуҗалыклары печән бирер әле дип өметләнеп кенә булмый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: