Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында нибары дүрт гаилә фермасы. Фермерлар, кайда сез?

    2012 елда республикада гаилә фермаларының саны 800гә җитте, 2013 елда аларның санын 1000гә җиткерү бурычы куелды. Монда Кайбыч районы гаилә фермаларының өлеше ни дәрәҗәдә һәм алар ничек эшли соң?

    Район башлыгының 2012 елга эш нәтиҗәләре буенча отчет докладында Кайбыч районында дүрт гаилә фермасы: Альберт Хәйретдинов, Равил Җәләлиев (Кошман), Владислав Гурнович (Бәли), Марат Зәкиев (Кече Кайбыч) фермалары эшләве билгеләп үтелде. Аларның дүртесе дә гаилә фермасы төзелешенә тотылган чыгымнарны каплауга субсидия алды. Мисалга, Владислав Гурнович сөтчелек фермасы төзүгә бер миллион сум алды, хәзер сыерлар сатып алу өчен кредитка документлар әзерли.

    - Терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлык хуҗалыклары бездә күп. 2013 елның 1 гыйнварына салым органнарында 67 шундый хуҗалык, шул исәптән малларны чагыштырмача күп асраучы 12 эре фермер исәптә тора. Мисалга, Чүтидә Рәдиф Хәсәнов үз хуҗалыгында 13 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның җидесе - савым сыерлары, Әсхәт Закировның 12 эре терлегенең икесе - сыер. Мөрәледә КФХда 10 эре терлек бар, дүртесе - сыер, - диде миңа телефон аша башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин.

    - Алар ни өчен гаилә фермалары дип аталмый соң?- дип аңларга тырышам.- Сатарга продукцияләре юкмы, әллә инде дәүләттән субсидия алмаганнармы?

    - Бу хуҗалыклар программага кермәгән, чөнки субсидия бирү буенча конкурста катнашмадылар.

    - Ни өчен Кукмара, Питрәч фермерлары тулы куәтенә эшләп китә алды, ә бездә боз һаман да урыныннан кузгалмый? Тәвәккәл кешеләребез юкмы безнең? Дөрес, федераль үзәк һәм республика ярдәменә таяну өчен башлангыч этапта үзеңнең дә акчаң булырга тиеш. Белгечләр фикеренчә, ул - проект суммасының 10 проценты күләмендә. Үз акчасын тотарга теләк белдерүчеләр юкмы бездә?

    - Әйе, грантларны шәхси финанс катнашуың белән генә алырга мөмкин. Халыкның эшлекле активлыгын арттыру буенча эш алып барыла, әмма әлегә без теләгәнчә түгел. Менә сез крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләренең клиентлар белән эшләү компаниясе вәкилләре белән очрашуының шаһиты булдыгыз. Алар теләүчеләргә гаилә фермасын үстерүгә грантлар алуда булышырга, бизнес-план төзергә, грант алучыны грантын яклауда ярдәм итәргә әзерләр. Без, территориаль үсеш бүлеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, аларның планнарын тормышка ашырулары белән даими кызыксынабыз, документлар әзерләгәндә дөрес юнә­леш бирәбез, документларны экспертизага бирү процедурасында катнашабыз. Фермерларның планнарын тормышка ашыруга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да ярдәм кулы сузарга әзер. Кыскасы, барлык шартлар да тудырыла, җиң сызганып эшкә тотынырга гына кирәк тә бит, - ди Илдус Минхәлимович.

    Фермерлар белән очрашуда муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин да катнашты һәм теләкләрен ачыктан-ачык җиткерде:

    - Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидияләрне бөтен кешегә дә бирә алмый. Фермерның үзенең гаилә эше белән җитди шөгыльләнергә теләге булырга, инициатива күрсәтергә, эшмәкәрлек осталыгы булырга тиеш. Ике-өч тактадан торган утарда терлек асрап булмый. Хәзер терлекчелек биналарына таләпләр җитди, анда терлекләргә дә, эшчеләргә дә уңайлы булырга тиеш. Дәүләт фермерларга ник ярдәм күрсәтә соң? Беренче чиратта ул үзен һәм гаиләсен эш белән тәэмин итә һәм ике-өч кешегә эш бирә. Анда җиһазлар да заманча булырга, технология таләп­ләре дә төгәл үтәлергә, продукция сату белән дә проблемалар булмаска тиеш, аны кайда, кая сатачагың турында алдан кайгыртырга кирәк. Бизнес-планга саннар таблицасына караган кебек түгел, ә аның өстендә даими эшләргә, һәр тиен акчаңны кая тотасыңны алдан планлаштырып кую мөһим. Гаилә эше - җитди һәм җаваплы хезмәт. Кризис күренешләрен киметү максатында бирелгән 58 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме кебек булмасын. Владислав Гурнович бу акчаны документлар һәм бизнес-план әзерләүгә тотты. Хәзер без аның гаилә фермасын ачарга җыенабыз. Дәүләт ярдәме алуда территориаль үсеш бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән актив хезмәттәшлеккә чакырам, без дә үз чиратыбызда сезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер.

    Грантлар кемгә бирелә?

    Очрашуда үз эшен башлап җибәрүче фермерларга 2013 елда терлекчелек фермаларын үстерүгә грант һәм бер тапкыр бирелүче дәүләт ярдәме алу тәртибе турында да аңлаттылар. Аның шартлары белән сезне дә таныштырып узам. Эшен яңа башлап җибәрүче фермерның документ тапшырган вакытта эшчәнлеге 12 айдан артмаска тиеш. Акчалата ярдәм һәм грант күләме эш башлаучы нигезләмә буенча билгеләнә, ул бер фермерга 855 мең сумнан артмый, акчалата ярдәм - 142,5 мең сум. Гомуми сумма 855 мең сумнан артырга тиеш түгел. Грант һәм ярдәм крестьян хуҗалыгын үстерү яки көнкүрешен төзекләндерү буенча Министрлык һәм грант алучы белән төзелгән килешү нигезендә бирелә. Сүз дә юк, аның максатчан булуы, нәтиҗәлелек күрсәткечләре, чыгымнар турындагы отчетларны тапшыру тәртибе һәм вакыты, шулай ук грант яки ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәсе зур роль уйный. Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча эш башлаучы фермерларга каралган грант күләме шактый зур. Ул бер фермерга 3,3 миллион сумга кадәр бирелә.

    2013 елда Рафаэль Щукин 25 савым сыеры, Рафаэль Фәсәхов 300 атка исәпләнгән ферма ачарга җыена. Кайбычка бу килүендә авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Щукиннар фермасында булды. Аның грант алуга документлары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылган, мөгезле эре терлекләре бар, умартачылык белән дә шөгыльләнә. Статистика бүлегеннән алынган хәбәргә караганда, Щукинның 38 умартасы да бар, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыю белән дә шөгыльләнә. Питрәч районындагы коллегалары янында булып кайткан Владимир Гурновичтан бездә гаилә эшенең ни өчен сүлпән баруы белән дә кызыксындым.

    - Эш озаккарак сузылды шул. Әле ярый җитәкчелеккә туган ягы өчен җан атып торган яшь кеше килде. Әмма бозны урыныннан кузгатасы кыенрак. Бу программа буенча ферма төзелешенә миллион сум алдым, әле эшнең очы-кырые юк, планнар зурдан, ә хыяллар белән бүлешергә иртәрәк әле. Ике ел инде "Россельхозбанк"тан кредит алырга йөрим, документлар өчен шактый акча тоттым, әмма кредит һаман да ала алмыйм. Бүген менеджерлар сөйләгән юлларны уздым инде, миңа эшне алга таба дәвам итәргә кирәк. Проектымны мин уйлаганча тормышка ашыру өчен миллионнар таләп ителә. Ә бүгенге фермам өчен үземнең шактый акчамны тоттым, әле ярты юлда гына. Авыл кешесенең тулы бер ферманы аякка бастыру өчен акчасы юк. Безгә дәүләт тарафыннан ярдәм, ташламалы кредитлар кирәк, - диде миңа фермер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: