Кайбыч сөт җитештерү буенча республика күләмендә өченче урынга чыкты
Кайбыч уңганнары хәзер Әтнә, Саба районнарыннан гына калыша.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да алдынгы һәм артта сөйрәлүче районнар даими күрсәтелеп барыла. Кайбычның тотрыклы рәвештә яшел исемлектә - лидерлар арасында булуы районыбыз терлекчеләре өчен горурлык хисләре уята. Моңа җитәкчеләр, белгечләрнең уртак максат куеп, эшне тиешенчә оештырулары нәтиҗәсендә ирешелде.
Сөт җитештерүнең табышлы тармак икәнлеген аңлап эшли Кайбыч хезмәтчәннәре. Ул ел әйләнәсе хуҗалык кассасына акча кертә.
Сатарга продукциясе булучылар хезмәт хакларын да вакытында ала, салымнарын, Пенсия фондына взносларны тишенчә күчереп, эшчеләренең киләчәген кайгырта. Уңышлы эшләүләренең тагын бер сере - малларның баш санын арттыруларында. Хәзерге вакытта "Ак Барс Кайбыч-1"дә 3637 баш мөгезле эре терлекнең 860ы сыерлар, 723 баш таналары бар. "Ак Барс Кайбыч-2"дә 4840 баш мөгезле эре терлекнең 1335е савым сыерлары, 492се - таналар. "Ак Барс Кайбыч-3"тә малларны аеруча күп асрыйлар - 6322 баш мөгезле эре терлекләре бар, шул исәптән 1405е сыерлар, таналары да күп. "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыятенең Кече Подберезье бүлекчәсендә управляющий булып эшләүче Юрий Лазенков әйтүенчә, алар таналар асрауга йөз тота. Сигез терлекчеләре бар. Кышлату чорына терлек азыгын мул әзерләгәннәр, шуңа да маллары көр. Монда эш барышы белән танышырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да хезмәтләренә югары бәя бирде.
- Сөтчелек тармагын үстергән хуҗалыклар хәзерге вакытта отып калачак. Бу җәмгыятьтә киләчәкне кайгыртып эшли беләләр, - диде ул.
Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Илгизәр Мисбахов әйтүенчә, һәр филиалда таналар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Мондагы таналарның 119 башы каплатылган. Якын киләчәктә алар бозаулый башлаячак, димәк, баш саны да, сөт җитештерү күләме дә бермә-бер артачак. Таналар баетылган рацион буенча ашатыла, алларыннан салам өзелгәне юк. Аларның көнлек үсеше - 810 грамм.
Үзенең 2013 елда район буенча башкарылган эшләргә хисап чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тулаем көнлек савым күләмен 100 тоннага җиткерү бурычын куйган иде. Кайбыч хезмәтчәннәренең моңа бөтен мөмкинлекләре дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев