Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч терлекчеләре алны-ялны белми хезмәт куя

    Ноябрь бәйрәмнәрендә күпләребез өйдә ял итсә, авыл хезмәтчәннәре хезмәт вахтасында булды.

    Хәзерге вакытта районда кышлату чоры оешкан төстә бара. 9 ноябрьгә терлекчеләребез район буенча барлыгы 56700 центнер сөт җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1712 центнерга артыграк. Сөт җитештерүдә "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиаллары зур көч куя. Аерым алганда, өченче филиал савымчылары көн саен 23 мең центнердан артыграк сөт сава. Биредә җитештерелгән продукциянең сыйфатына зур игътибар бирелә. Сөтнең майлылыгы да 3,8 процент тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: