Кайбычлылар Казан шәһәрендә үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты
Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең шимбә ярминкәләре дәвам итә. Октябрьнең соңгы көнендә районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, 22 машинага товар төяп барып, Ямашев урамындагы мәйданда сәүдә итте.
Ярминкәдә Олы Кайбыч, Федоровское, Мөрәле авылҗирлекләре хезмәткәрләре дә катнашты. Алар шәхси хуҗалыклар тәкъдим иткән продукция сатты. Хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне дә яратып сатып алдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, бу көнне барлыгы 2 миллион 350 мең сумлык продукция сатылган. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кайбычлыларга ярминкәдә катнашкан өчен зур рәхмәтен белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев