Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Тәтештә үткәрелгән терлекчелек тармагы буенча киңәшмәдә катнашты

    Фермаларда кышлату чоры тәмамланды. Хәзер җәйге чор - маллардан мул продукция ала торган чор җитте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җәйге чорга күчкәндә ел саен зона киңәшмәләре үткәрә. Иделаръягы районнары белгечләре быел Тәтеш районының "Авангард" хуҗалыгына - Килдеш авылында җыелды. Бу елның беренче кварталында терлекчелек тармагындагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм...

    Киңәшмә алдыннан Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов кунакларны районда авыл хуҗалыгы буенча башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштыр­ды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов илебездә авыл хуҗалыгына, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме турында сөйләп үтте.
    Республикада агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагында башкарылган эшләргә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов анализ ясады.
    - Терлекчелек тармагында продукция җитештерү буенча республикада беренче унлыкта барган Кайбычка ит җитештерү, яшь үрчем алуда позицияләрен тагын да ныгытырга кирәк. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыя­тенең өченче филиалын терлекчелек продуктлары җитештерүдә дә, яшь үрчем алуда да башкаларга үрнәк итеп куярлык, - диде министр урынбасары.
    Галимнәр, белгечләр малларга сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү, терлек азыгына кушылучы төрле катнашмалар, препаратлар белән таныштырды.
    "Авангард" хуҗалыгының Килдеш һәм "Колос" агрофирмасының Жуково авылларындагы терлекчелек комплексларында, җәйге лагерьләрендә дә булдык.

    - Без әлеге киңәшмәдән бай мәгълүмат алдык. Мондагы алдынгы тәҗрибәне үзебездә дә кулланырга кирәк. Семинар-киңәшмәнең максаты да уңай эш шартлары булдыруга, терлекчелек продуктлары җитештерүне тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән бит, - дип үз фикере белән уртаклашты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: