Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта уҗым культуралары әйбәт кышлаган

    Авылда хәзер эшнең иң тыгыз чоры. Чөнки язгы кыр эшләрен дә башлыйсы, малларны кышлатуны да уңышлы төгәллисе бар. Узган атнада район Советының утырышлар залында үткән киңәшмәдә нәкъ менә шул мәсьәләләр каралды.

    - Зур бәла-казаларсыз гына язгы ташулар үтте. Аннан зыян күргән гаиләләргә ярдәмнәре өчен урыннардагы җитәкчеләргә рәхмәт. Һава шартлары артык җылы булмаса да, тотрыклылана бара. Димәк, басуга чыгар чак җитте. Техниканың әзерлегенә үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча район республикада уңай яктан телгә алынды. Язгы кыр эшләре барышында ягулык-майлау материаллары белән проблемалар булмаска тиеш. Минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Өч ел элек чәчелгән күпьеллык үлән кырына гек­тарын­а йөз килограмм исәбеннән минераль ашалама кертү зарур. Кыр эшләре башлангач, беренче чиратта, дым каплауга игътибар бирергә кирәк. Киләсе уңышның язмышы механизаторлар кулында. Алар эшне сыйфатлы итеп башкарса, мул уңыш алачакбыз. Уҗым культуралары әйбәт кышлаганга ошый. Хәзер аларны минераль ашлама белән тукландыру зарур. Безгә район буенча барлыгы 100 мең тонна ашлык җыеп алу максаты белән эшләргә кирәк. Моңа ирешү өчен тиешле технология таләпләрен дә төгәл үтәргә тиешбез. Бу эшкә барлык агрофирмалар да, хуҗалыклар да, фермер хуҗалыклары да үз өлешен кертергә бурычлы, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

    Ул шулай ук, районда комбайннар паркының яңартылуы, башка төр техника сатып алынуын искәртте. Бөртеклеләрнең безнең шартларда мул уңыш бирә торган сортларын кайтару өстендә эшләргә кирәклегенә басым ясады.

    Киңәшмәдә терлекчелек тармагы да читтә калмады. 2013 елның беренче кварталында ирешелгән күрсәткечләр узган елның шул ук чорыныкына караганда артыграк. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров хәбәр итте. Беренче кварталда сөт җитештерү - 102, ит җитештерү - 112, мөгезле эре терлекләрдән үсеш алу - 111, дуңгызлардан үсеш алу - 152 процентка үтәлгән. Малларның баш саны да арткан. Хәзерге вакытта район буенча мөгезле эре терлекләр саны - 15 443. Быелның өч аенда район буенча барлыгы 1621 баш бозау алынган. Бу узган елның шул чоры күрсәткеченнән 22 башка күбрәк. Рифкать Нуруллович әйтүенчә, һава шартларының салкынча булуы яшь үрчемнең сакланышына тискәре йогынты ясый. Бозулар үлеменә юл куймас өчен ветеринария таләпләре төгәл үтәү, дару препаратларын булдыру зарур.

    Район башлыгын хәзерге вакытта хуҗалыклардагы кардаларда салам булмавы борчый. Шуңа ул быелгы уры җыю барышында җитәрлек күләмдә салам туплап калырга кирәклеген искәртте.

    Республикада игълан ителгән санитар икеайлык уңаеннан, киңәшмә азагында Альберт Рәхмә­туллин филиаллардагы управляющийларга ферма, парклар тирәләрен чүп-чардан арындыру бурычын куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: