Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы иген басуларын карап чыкты

Игенче механизаторлар язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты. Җир куенына салынган бөртекләрнең тишелешен, үсешен карау максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарә белгечләре, “Август – Кайбыч” җәмгыяте, КФХлар җитәкчеләре, агрономнар район басуларын карап әйләнделәр.

Альберт Илгизәрович әйтүенчә, көздән чәчелгән уҗым культуралары, иртә язда чәчелгән культуралар тишелеп, яхшы үсеш алырга өлгергән.

Бүгенге көндә игеннәр матур гына күтәрелеп китсен өчен, сеңдереп яуган яңгырлар һәм җылылык кирәк.

Иген кырларын карауны «Илсөяр Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгының Кошман авылы янындагы көзге бодай һәм арпа басуларыннан башладылар. Алга таба «Август — Кайбыч» җәмгыятенең Олы Урсак, Колаңгы, Арыслар, Багай, Ульянково янындагы уҗым, рапс кырларын, борчак, ясмык, люцер, «Туган як — Агро» җәмгыятенең көнбагыш, кукуруз, Фәрит Зиннуровның көзге бодай, көнбагыш, Айдар Хәсәновның уҗым культураларын карадылар. Без басуларда йөргәндә Борындык, Шүширмә авылларында көчле яңгыр явып үтте. Барысы да аны мул уңышка юрады.

— Хәзерге вакытта иң мөһиме, мөмкин кадәр күбрәк терлек азыгы хәзерләп калырга кирәк. «Август — Кайбыч» җәмгыяте бүген, иртәгә күпьеллыкларны беренче катка урып, сенаж салуга керешәчәк. Кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары, «Туган як — Агро» бүген, иртәгә бу эшкә керешәбез дип торалар, — диде Альберт Илгизәрович. Ул әлеге чарада катнашкан барлык җитәкчеләрне, агрономнарны район Сабан туена чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев