Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе “яңарды”.

Соңгы елларда районда оешмалар, учреждениеләргә капиталь ремонт үткәрүгә зур игътибар бирелә. Димәк, хезмәткәрләрнең эш урынында уңай шартлар тудырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә ремонт үткәрелде. Мондагы биш бүлмәдә ремонт эшләрен Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы алып барды. Башкарма комитет җи­тәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов...

Соңгы елларда районда оешмалар, учреждениеләргә капиталь ремонт үткәрүгә зур игътибар бирелә. Димәк, хезмәткәрләрнең эш урынында уңай шартлар тудырыла.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә ремонт үткәрелде. Мондагы биш бүлмәдә ремонт эшләрен Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы алып барды. Башкарма комитет җи­тәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, ремонт эшләре "Ветеринария хезмәте өчен биналар төзү, ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрен капиталь ремонтлау" программасы нигезендә алып барылган. Бу - Татарстан Президенты программасы. Әлеге максатка Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 300 мең сум акча бүлеп бирелгән. Төзүчеләр бүлмәләрнең ишекләрен, тәрәзәләрен, электр җиһазларын алыштырган, идәнгә линолеум җәйгән, асылмалы түшәм эшләгән, стеналарын обойлаган.

- Хәзер эшкә икеләтә шатланып киләбез. Чөнки бүләмәләребез матурланды, көлеп тора, - диде баш агроном Илһамия Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев