Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сөт җитештерү буенча Кайбыч районы республикада дүртенче урында

    Район хуҗалыкларында малларны кышлату ахырына якынлашып килә. Терлекчеләребез агымдагы елның беренче кварталында уңай күрсәткечләргә ирештеләр. 2 майда "Заволжье" җәмгыятенең Зур Урсак филиалында агрофирмалар директор урынбасарлары, агрофирмаларның, хуҗалыкларның ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында үткән киңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр.

    Киңәшмәне алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров иң элек язгы кыр эшләре барышына анализ ясады, аннан соң терлекчелек тармагында эшнең торышы белән таныштырды.

    -- Беренче кварталда терлекчелек тармагында барлык күрсәткечләр дә уңай. Бүгенге көндә район буенча бер сыерга көненә 19 килограммнан артык сөт савыла. Район республика күләмендә сөт җитештерү буенча дүртенче урында бара. Шулай да, бу безгә тынычланырга дигән сүз түгел. Хәзер малларны көтүгә чыгарырга кирәк. Малларны көтү өчен ферма яннарында көздән чәчелгән уҗым культуралары матур гына үсеп килә. Мисал өчен "Заволжье" җәмгыятенең барлык савым сыерлары бер атнадан бирле көтүдә. Ләкин бу бозаулату бүлегендәге сыерларга кагылмый. Алар фермаларда калырга тиеш. Барлык хуҗалыклар да 7 майга кадәр савым сыерларын көтүгә чыгару зарур. Күп нәрсә көтүчеләр хезмәтенә бәйле, шуңа бүгеннән көтүчеләр барлауга керешергә кирәк, -- диде районның баш аграрие.

    Ул шулай ук, фермалар маллардан бушауга ремонт эшенә керешү кирәклегенә басым ясады. Аның әйтүенчә бүгенге көндә "Гөбенә" агрофирмасында фермаларны ремонтлау буенча алты бригаба эшли.

    "Заволжье" җәмгыятендә терлекчелек тармагында эшнең торышы белән терлекчелек буенча директор урынбасары Рәис Ибраһимов таныштырды.

    -- Зур Урсак фермасында 200 баш савым сыеры бар. Алар бүген сигезенче көн көтүдә. Биредә малларны көтү өчен 100 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде, агрофирма буенча ул 510 гектар тәшкил итә. Маллар көтүдән фермага кайтарылгач кышкы рацион буенча ашатыла, -- диде ул.

    -- Хәзерге вакытта районда көненә 60 тонна сөт савыла, ә Әтнә районында ул 120 тонна. Димәк, алар дәрәҗәсенә җиткәнче безгә күп эшләргә кирәк әле. Терлекчелек буенча алга китеш бар, ләкин мактанырлык түгел, тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешү өчен бездә резервлар бар. Моның өчен технология таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Күп нәрсә терлекчелек белгечләренә бәйле. Көтүләр өчен чәчелгән уҗым культураларында малларны көне- төне көтсәк, аз чыгымнар белән мул сөт савып алуга ирешәчәкбез. Бүгеннән башлап ферма тирәләрен чистартырга кирәк, -- диде киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

    Зур Урсактагы терлекчелек объектларын караганнан соң, киңәшмәдә катнашучылар көтүлектә булдылар. Район башлыгы шулай ук, Чүкри- Алан авылы кырында солы чәчү барышын карады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: