Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Терлеге бар – бай кеше ул

    Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында 6 июльдә Актанышта авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышлап уздырылган республика киңәшмәсе яктылыгында икенче көнне Кайбычта да көн кадагындагы мөһим мәсьәләләр буенча зур сөйләшү булды.

    "Гөбенә" агрофирмасының Чүти һәм Зур Тәрбит филиалларында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, барлык хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария белгечләре катнашында узган киңәшмәнең асылы үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын тагын да үстерүгә юнәлдерелгән иде. Район башлыгы Алберт Илгизәрович әйтеп узганча, бүген көндәшлеккә сәләтлеләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, бизнеска йөз тотып эшләүчеләр заманы. Чөнки Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә җыена һәм бу авыл хуҗалыгын зур сынаулар алдына куя, ягъни таләпләр артачак. Шул ук вакытта район башлыгы, кызганычка каршы, кайбер җитәкчеләр арасында аена күпме сөт җитештерүләре һәм аннан никадәр табыш алулары турында белмәүчеләр булуын да әйтеп узды.

    - Управляющийлар да айлык хезмәт хакы фондын белеп торырга тиешләр. Сөт-ит сатудан кергән акча хезмәт хакын, салымнарны каплап барырга, энергия өчен түләүгә җитсә, бу яхшы эшләүнең төп күрсәткече булып торыр иде. Чүтидәге әлеге бозаулар фермасында 200гә якын бозау алып эшлиләр. Халыкка йөзәр баш бозау саткан чаклар да булды. Бозауларга ихтыяҗ һәрвакыт зур, шуны аңлагыз. Кайбер хуҗалыкларда баш саны юк икән, димәк, анда бозаулар үлеменә юл куела, яки сыерлар ясалма орлыкландырылмау сәбәпле, алар бөтенләй тумый калган. Бозау караучы тырышып эшли, группасында уртача тәүлеклек артым югары икән, рәхмәт әйтеп, кызыксындыру чаралары күрегез.Аңа бушлай ике бозау да кызганыч түгел, ул тагын да тырышып кына эшләячәк. Бүгенге көндә "Гөбенә" дәүләткә утыз тоннага якын сөт сата, башка күрсәткечләр буенча да сынатмыйлар. Калган хуҗалыклар да аларга тигезләнсә, районның икътисади күрсәткече күпкә яхшырыр иде. Ә "Гөбенә"нең бүгенге халәте ничә еллар буена армый-талмый максатчан эшләү нәтиҗәсе ул. Эш дәверендә камчысы да, прәннеге дә булгандыр, әмма барыбер максатка ирештек бит. Беренче эшли башлаган елларда бер сыердан еллык савым ике меңнән бераз гына артса, соңыннан алты мең килограмм чиген узып киттек,- диде ул тармак белгечләрен тырыш хезмәткә өндәп.

    Чүтидә ферма тирәсендә җанлылык .Машиналар кырга тирес ташый, төзүчеләр бригадасы җәйге лагерь төзелешен алып бара. Фермага, ындыр табагындагы буш складларга яфраказык бәйләмнәре элеп куелган, кычыткан, ромашка кебек дару үләннәре дә бар. Баш аграрий Рифкать Басыйров калганнарга да дару үләннәре җыюга актив кушылырга кирәклеген әйтте.

    Зур Тәрбит филиалында да эш шулай оештырылган. Хәзер биредә ветеринария берләшмәсе машинасы фермаларны дезинфекцияли. Өч баз сенажлары бар. Ферма тирәләренең чит кеше үтеп керә алмаслык итеп тотып алынуы урлашуларны булдырмау максатын күздә тота.

    Соңыннан "Гөбенә"агрофирмасы директоры Юрий Осипов иген басулары белән таныштырып йөрде. Хәзер уракка төшәргә дә санаулы гына вакыт калып бара, игеннәр инде өлгереп тә килә. Уракны әзерлекле каршылау өчен ындыр табакларын тәртикә китерергә, барлык оештыру эшләрен дә алдан күрергә кирәклеге әйтелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: