Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Терлеге бар иркен яши

    19 гыйнварда "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалы базасында "Ак Барс" агрохолдингының республика семинар-киңәшмәсе үткән иде. Икенче көнне анда район хуҗалыклары җитәкчеләре, ферма мөдирләре җыелды.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров аларны семинар-ки­ңәшмәдә каралган мә­сьәләләр белән таныштырды. Райондагы "Ак Барс" агрохолдинг кампаниясе составындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре башка районнарныкына караганда алдынгылар сафында атлый. Аларның хезмәт тәҗрибәсе безнең җирлектәге калган хуҗалыклар өчен дә үрнәк.

    - Кышлату чорына ел ярымга җитәрлек күләмдә азык запасы булдырсак та, аны технология таләп­ләре буенча баланслап ашатып, мул продукция алуга ирешә алганыбыз юк әле. Җәм­гыятьләрнең кайсы филиалына гына барма, барысында да тәртип. Югыйсә, калган хуҗалыкларда да белгечләр, җаваплы кешеләр бар, әмма тиешле тәртип юк. Бу терлекчелек продукциясе алу күрсәткеч­ләренә тискәре йогынты ясый. Мал азыгын төрле өстә­мәләр белән баетып ашату, яңа бозаулаган сыерларны раздойга кую турында һаман аңлатып киләбез. Әмма рационны үзгәртәбез дип, азык би­рү тәртибен кинәт үз­гәртергә дә ярамый. Бу очракта сыерлар сөт бирүне дә кискен киметә. Тотрыклы рацион булганда гына тотрыклы продукция алуга өмет бар. Терлекчелектә продукция җитештерү үрчем алуга турыдан-туры бәйле. Шу­ңа да ясалма орлыкландыруга тулысынча күчү программасы һәр хуҗалыкка кагыла. "Алтын кыр­лар"да ясалма орлыкландыруга күч­теләр, нә­тиҗәсе - күз алдында. Район башлыгы Җәү­дәт Гаффаров таләбе нигезендә быел һәр хуҗалыкның башкарылган эше­нә ай саен нәтиҗә ясалачак, - диде Рифкать Нуруллович.

    Терлекчелек тармагы - кышлату чорында хуҗалык кассасына акча кертүче бер­дән-бер чыганак. Димәк, язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау да, ягулык-майлау материаллары запасы булдыру да, минераль ашламалар, югары сортлы чәчүлек орлык алу да терлекчелеккә бәйле.

    "Гөбенә" агрофирмасы көн саен 21 тонна сөт җитештерә, Закиров исемендәге, "Чекмарев" җәмгыятьләре дә сөт савуны арттыра. Моңа терлекчеләрнең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә.

    "Эмбрион" җаваплылыгы чикле җәмгыять җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин үр­чем алуның торышына анализ ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, "Садриев" җәмгыятендә ясалма орлыкландыруны әле дә тиешенчә оештыра алмыйлар. 100 сыердан 50 дән артык кына бозау алулары шуның бер дәлиле. Бу райондагы иң түбән күрсәткеч. Җәм­гыять­ләр­дән кала, хуҗалыкларда савым сыерлары көтүлеген яңартырга ашыкмыйлар.

    Киңәшмәдә катнашучылар Салтыйган бүлекчәсендәге мөгезле эре терлекләр симертү объектларын карады. Биредә үгезләрне яшь үзен­чәлеге буенча кардаларга бүл­гәннәр, барлыгы 451 баш үгез бар. Һәр группада 160 тан артык үгез исәп­ләнә, аларны икешәр тер­лекче карый.

    Биредә Казан шәһәренең "Грант" төзелеш фирмасының Рәиф Гобәев җи­тәкләгән бригадасы 8-9 көн эчендә яшь үгезләр өчен ангар төзегән. Районда тагын ун шундый ангар төзү күздә тотыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: