Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр Кайбычның иген кырларын карап кайтты

Зәңгәр офыкларга кадәр сузылган иген басулары комбайннар гөрелтесенә күмелгән. Талгын искән җилдә тын гына тибрәлүче тук башаклар кыштырдавы җанны иркәли.

Быел Кайбыч кырларында игеннәр мул өлгерде. Басулар да чиста, ник бер чүп әсәре күренсен. Әле узган атнада гына ТР Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов та безнең басуларга соклануын белдереп, бу үзгәрешләрне «Август-Кайбыч» җәмгыяте эшчәнлеге белән бәйләгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да әле кайчан гына, Казаннан зур җитәкчеләр килер алдыннан, иң уңдырышлы кырны сайлап, аларны шунда алып баруларын яшермәде. Ә бүген исә кем генә килмәсен, һич курыкмыйча, теләсә-кайсы хуҗалыкның иген кырына алып барырга була. Инвестор буларак, бездә икенче урагын алып баручы «Август-Кайбыч» җәмгыяте шушы кыска гына вакыт эчендә гаять зур эшләр башкарырга өлгерде. Матур үзгәрешләрне үзебезнекләр дә күрсен дип, район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары өчен район башлыгы тәкъдиме белән экскурсия үтәрелде.

— Планерка вакытында район басуларын күрсәтергә теләвем турында җиткергән идем. Урып-җыю эшләре финишка якынлашып килә. Авыл җирлекләре башлыклары үзләре территориясендәге басуларны бәлки күрмиләрдер дә. Бүген без сезгә райондагы иң куәтле инвестор — «Август-Кайбыч» җәмгыятенең берничә басуын, Ульянково янындагы ындыр табагын, үзәк офисларын, терлекчелек комплексы төзелешен күрсәтәчәкбез. Бу чарада икенче инвесторыбыз Альберт Хәялиев та катнаша. Бер вакыт табып, аның хуҗалыгын, терлекчелек комплексы төзелешен дә карап кайтырбыз әле, — диде Альберт Илгизәрович. — Структура буенча районда 56 мең гектар җир бар, шуларның 31 мең гектарын бөртекле культуралар били. Техник культуралардан 7 мең гектарга якын көнбагыш, 7100 гектар рапс үсә. Элеккеге инвестор вакытында район өч агрофирмага бүленгән иде. Хәзер бер генә хуҗалык. Элеккеге «Алтын башак» җирләрендә тулысынча рапс игелгән, «Алтын кырлар» җирләрен сабан бодае һәм көнбагыш били, «Гөбенә» басуларына көзге бодай чәчелгән. Бу культураларны чәчү урыны ел саен алышына. Җәмгыять пар җирләре белән эшләми.

Автобус Бортас авылы янындагы рапс басуына килеп туктауга, безне искитекеч гүзәл күренеш каршы алды. Бер рәткә тезелгән 11 комбайн, әйтерсең лә, рапс диңгезендә йөзә, талгын гына алга таба килә. Җәмгыять генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Огнев рапс игү технологиясе турында сөйләде. Федоровское янындагы көнбагыш басуыннан да мул уңыш көтелә. Багай, Надеждино авыллары тирәсендәге басуларны да карадылар. Сабан бодаеның һәр гектарыннан 41әр центнер уңыш алалар. Бу — республика буенча югары күрсәткеч.

Экскурсиядә катнашучыларның күбесенең Ульянково янындагы ындыр табагында сафка баскан элеваторлар, техник агрегатларны әле күргәне булмаган. Игеннәрнең сыйфатын билгеләүче лабораториядәге яңа җиһазлар белән таныштылар. Яңа сафка баскан офиста һәр белгечнең заманча технологияләр белән җиһазландырылган кабинеты бар. Иркен бүлмәләргә кондиционерлар урнаштырылган. Кыскасы, хезмәткәрләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Игенне рукавларга тутыруны барысының да беренче генә күрүләре. Ындыр табагыннан ерак булмаган урында 3700 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекс төзелеше башланып киткән. Җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә 51 данә куәтле техника эшли. Җир эшләре 1 сентябрьгә төгәлләнер дип уйлыйлар. Ел ахырына кадәр бинаның түбәсе ябылып, идәннәренә бетон түшәләчәк. Булачак терлекчелек комплексының тимер конструкцияләрен урнаштыралар. 

— Якын киләчәктә Кичкеево авылы янында 600 гектар мәйданны сугару җайланмалары эшләнәчәк. Анда кукуруз үстерергә җыенабыз. Маллардан мул продукция алу өчен сыйфатлы терлек азыгы кирәк. Кукурузда маллар организмы өчен кирәкле булган протеин да, аксымнар да җитәрлек. Әлеге проект турында «Татмелиорация» компаниясе белән сөйләшүләр алып бардык, — диде Александр Иванов.

Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов экскурсиядән алган фикерләре белән уртаклашты.

—Районыбызда барган эшләрнең шундый зур масштабта булуын күз алдына да китермәгән идем, — диде ул. — Иксез-чиксез иген басулары, анда эшләүче куәтле техника, ындыр табагындагы эшләр, игенне рукавларга тутыру, М12 автомобиль юлы, районның соңгы вакыттагы казанышлары — барысы да туган җиребез өчен горурлык хисләре уятты. Әлеге сәфәрне оештыруы өчен Альберт Илгизәровичка барыбыз исеменнән дә тирән рәхмәтемне белдерәм.

Сәфәрдә катнашучылар Кайбычка төзелеп килүче М12 тизйөрешле автомобиль юлыннан җилдереп кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев