Бер эштән дә курыкмыйлар
Авыл җирендә яшәүчеләрнең ел әйләнәсе эштән бушаганы юк.
Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрап, шуннан кергән табыш хисабына рәхәтләнеп яшәүчеләр дә күп. «Авыл яшәсә, ил яшәр», диләр бит. Чөнки шәһәр халкын нәкъ авылда яшәүчеләр сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә. Быелгы җәйнең эссе, коры килүе күпләргә өстәмә мәшәкатьләр дә тудыргандыр. Чөнки абзар тулы малга кыш чыгарлык терлек азыгы хәзерләргә кирәк.
Әлеге проблеманы ничек хәл итүләрен ачыклау максатында шәхси хуҗалыкларында иң күпләп мал асраучы Чүти авыл җирлегенә юл тоттык. Бу җирлек терлек асрау буенча район буенча лидер булып санала. Җирлек башлыгы Петр Таракановка бирегә килүебезнең максатын әйткәч, ул безне шушы җирлек составындагы Олы Тәрбиткә Владимир Исаев гаиләсенә җибәрде. Бу авыл ике республика — Татарстан һәм Чувашия чигендә урнашкан.
Исаевларның капка төбенә килеп туктауга ук, кызу эш вакытына туры килүебезне аңлап алдым. Берничә ир-ат җиңел машинага яңа гараж төзи, икесе «МТЗ» тракторын ремонтлый иде.
Керәшен халкы бердәм ул. Бер-берсенә ярдәмләшеп эшләүләре — ата-бабаларыннан калган йола. Керәшеннәрне район халкы да тырыш, хезмәт сөючән, ярдәмчел булулары өчен хөрмәт итәләр.
Йорт хуҗасы Владимир Исаев элеккеге «Мир» хуҗалыгында агроном булып эшләгән. Туган авылында иген үстергән. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үскәнгәдер, кулыннан килмәгән эше юк.
— Авылда терлек асрамыйча, бакча үстермичә яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. 2004 елда дүрт сыер тота идек. Аларның баш санын ел саен арттыра килдек. 2007 елда үзебезнең пай җирләрен рәсмиләштердем, ул елны сыерлар саны унга җитте. Хәзерге вакытта, арендага алганнарын да кушып, 45 гектар җиребез, 25 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шулардан хәзерге вакытта 13 сыерыбыз савыла. Буаз таналарыбыз да бар. Димәк, киләчәктә баш саны тагын да артачак. Узган елларда маллар саны утыздан артык иде, кайсын суеп саттык, бер сыерыбыз бозаулаганда үлде. Тормыш булгач, анысы да була инде, — диде Владимир Исаев. — Җир булгач, аны эшкәртергә техникасы да кирәк. Башта «ЮМЗ» тракторы сатып алдым, хәзер «МТЗ-82,1» тракторы, ике арба, җир эшкәртү, чәчү, терлек азыгы хәзерләү агрегатларыбыз да бар. Җирнең 15 гектарына арпа чәчәбез, узган ел шуннан 60 тоннага якын ашлык алдык. Ул безгә кыш чыгарга да, хәзер терлекләрне ашатырга да җитә. Тиздән яңа уңыш өлгерәчәк. Утыз гектар биләгән күпьеллык үлән басуыннан 200 рулоннан артык печән чыкты. Узган елдан калган 100 рулон печән булганга, аның 100дән артыгын авылдашларыма саттым. Шулай итеп, терлек азыгы проблемасын хәл итәбез. Малларны гаиләбез белән бергә карыйбыз. Сыерларны тормыш иптәшем Гөлнара сава. Печән хәзерләргә, терлекләрне карашырга улым Никита булыша иде. Ул быел урта мәктәпне тәмамлады, Канаш, Яшел Үзән шәһәрләрендәге медицина училищеларына документларын тапшырды, кайсына кабул итәрләр. Апасы Диана Яшел Үзәндәге медицина училищесын тәмамлады, хәзер шул шәһәрдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә эшли. Ун яшьлек кызыбыз Ульяна да кул арасына керә башлады, нәрсә эшлим, дип кенә тора. Маллар болында электр-көтүче күзәтүе астында. Савылган сөтне авылдашыбыз Владислав Леонтьевка тапшырабыз, ул вакытында исәп-хисап ясап бара. Шулай үз көнебезне үзебез күрәбез.
Эшкә тотынсаң, эш карышмый ул. Моның өчен теләк кенә кирәк. Исаевларның тырышлыгы бәрәкәтле, үзләренә файдага булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев