Дару үләннәре җыяр чак
Безне чолгап алган болыннар, Кайбыч урманнары төрле дару үләннәренә бай.
Җәй - аларны кышкы чорга әзерләп калдыру өчен менә дигән чор. Табигать хәзинәсе булган дару үләннәре кеше организмы өчен генә түгел, терлекләргә дә файдалы, шуңа да ветеринариядә киң кулланыла. Узган атнаның шимбәсендә "Гөбенә" агрофирмасының Чүти һәм Зур Тәрбит филиалларында узган район киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветеринария хезмәткәрләренә, барлык хуҗалыкларга да дару үләннәре җыю бурычын куйды. Бүген малларның баш санын арттыру, ит-сөт җитештерү күрсәткечен күтәрү, авыл хуҗалыгын көндәшлеккә сәләтле итү бурычы куелган заманда бу аеруча актуаль. Чүти фермасы мөдире Миләүшә Низаметдинова безгә терлекчеләр әзерләгән ромашка, люцерна, кычыткан бәйләмнәрен күрсәтте, аларны фермага элеп куйганнар. Кышкы салкыннарда алардан әзерләнгән төнәтмәләр терлекләр организмын ныгыта, төрле авыруларга каршы торучанлыгын киметә. Хуш исле яфраказык себеркеләре эленгән бинаны район башлыгы витаминнар склады дип атады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев