Хезмәтенә күрә – уңышы
Төрле истәлекле вакыйгалары, шатлык-куанычлары, мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. "Гөбенә" агрофирмасы хезмәтчәннәре бу елны яхшы кәеф белән башлап җибәрде. Алар бәйрәм көннәрендә билгеләнгән эш графигыннан тайпылмыйча, хезмәт урыннарында булды. Агрофирма терлекчеләре узган елны чагыштырмача уңышлы төгәлләде. Бу хакта без баш зоотехник Илгизәр Мисбахов белән әңгәмә кордык.
- Илгизәр Зәйниевич, агрофирмада терлекчелек продуктлары җитештерү буенча узган елда нинди күрсәткечләргә ирештегез?
- Безнең агрофирмада барлыгы 5080 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 1165е - савым сыерлары. 2010 ел белән чагыштырганда, без малларның баш санын саклап кала алдык. Узган ел, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыелган сөтне исәпкә алмыйча, 7 мең тонна 263 центнер сөт савып алынды. Бер сыерга бүлеп исәпләгәндә, ул 6302 килограмм тәшкил итә. Барлык җитештергән сөтнең товарлылыгы 92 процент. Гөбенәлеләр ел дәвамында кабул итү пунктларына 100 процент югары сортлы сөт тапшырды. Югары күрсәткечләргә Мария Таймасова, Елизавета Бартязова, Венера Лоткова, Луиза Казакова кебек алдынгы савымчы-терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде.
- Ә ит җитештерүдә эшләр ничегрәк тора?
- Җәмгыятьтә 2011 елда барлыгы 7061 центнер ит җитештерелде. Бу 2010 ел күрсәткеченнән кимрәк, ә район хуҗалыклары арасында иң югары күрсәткеч. Барлык җитештерелгән итнең 5589 центнеры - мөгезле эре терлек, 1345 центнеры дуңгыз ите. Мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 666 грамм булды.
- Районда нәсел эшенә зур игътибар бирелә. Сезнең бу өлкәдә нинди уңышларыгыз бар?
- Узган елда җәмгыять буенча барлыгы 2026 баш бозау алынды. 100 баш сыерга бүлеп исәпләгәндә, ул 117 баш бозау дигән сүз. Бу уңышка ясалма орлыкландыру технологлары Рәшит Зөбәеров, Валерий Зайцев, Николай Казаков һәм башкалар зур өлеш кертте. Хуҗа Хәсән филиалында бер ай элек кенә ясалма орлыкландыру технологы булып Лариса Исакова эшли башлады. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен булдыклы итеп күрсәтте, аңа зур өметләр баглыйбыз. Хәзерге вакытта бездә ике меңгә якын баш дуңгыз исәпләнә. Узган елда барлыгы 2386 баш дуңгыз баласы алдык.
- Агымдагы елга терлекчелек тармагына нинди бурычлар билгеләдегез?
- Максатыбыз - җитештерүчәнлекне арттыру. Моның өчен бездә мөмкинлекләр дә, шартлар да җитәрлек. Быел да узган елгыдан яхшырак эшләргә, тагын да югары үрләр яуларга тырышачакбыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев