Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сәүдә итте

Агымдагы елның 15 сентябреннән Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарлары сату буенча ел саен уздырылучы ярминкәләр башланды.

Узган шимбәдә районыбыз уңганнары Казан шәһәренең Яңа Савин районы халкына чагыштырмача арзан бәядән экологик яктан чиста продукция тәкъдим итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, кайбычлылар, 25 машинага товар төяп, иртә таңнан юлга чыкты. Ярминкәдә "Дубрава" җәмгыя тенең барлык филиаллары, "Родина", "Агрохимсервис" җәмгыяте, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Яңа юл" хуҗалыгы, Багай, Кече Мәме, Ябалак авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр Рафаэль Щукин, Артур Гафиятуллин, "Гарәфетдинов" шәхси ярдәмче хуҗалыгы катнашты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кайбычлыларның әзерлегенә югары бәя биргән. Бу көнне барлыгы 2 миллион 450 мең сумлык товар сатылган. Ярминкәләр алга таба да дәвам итәчәк. Анда, бакчасында мул уңыш үстереп, бер өлешен сатарга теләге булган шәхси ярдәмче хуҗалыклар да катнаша ала. Моның өчен 2-11-05 телефоны буенча район башкарма комитетына яки 2-14-29 номеры аша территориаль үсеш бүлегенә шалтыратырга кирәк. Кайбычта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе 30 сентябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X