Комбайнер Александр Куприянов игенче һөнәре турында балачактан хыялланган
Озакка сузылган яңгырлардан соң көннең ачылып китүен түземсезлек белән көтте игенчеләребез. Урак башлангач көнаралаш диярлек яуган яңгырлар зур чыгымнар түгеп үстерелгән уңышны җыеп алырга комаучаулады.
Аяз көнне игенчеләр корыч атларын бер минутка да туктатмый. Багай авылы кырында эшләүче комбайнчы Александр Куприяновны да озак тоткарламаска тырыштык. Егерме елга якын механизатор булып эшләүче Александрның урып- җыюда егерменче сезоны.
- Без, авыл малайлары, кечкенәдән техникага тартылдык. Әтием Геннадий да озак еллар комбайнчы булып эшләде. Техникага, игенче һөнәренә омтылыш та әтидән күчкәндер. Мәктәптә укыган елларда ук әти янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Игенче һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим, туган авылым кырларын кыр корабында иңләү үзе бер бәхет, - диде Александр үсмер чакларын искә алып.
- Көндә яуган яңгырлар игенчеләрне хафага сала. Александр Куприянов кебек тынгысыз егетләребез һәр минутны файдаланып калырга тырыша. Алар бер сменага 25-30 ар гектар мәйданда ашлык суктыра, югалтуларга юл куймый. Мондый егетләр белән эшләве дә күңелле, - дип сүзгә кушылды җәмгыятьнең баш агрономы Рәис Минһаҗиев.
Александр суктырган ашлыкны тормыш иптәше Надежда ындыр табагында чистартып, киптереп урнаштыруда катнаша. Хезмәт сөючән, тырыш гаиләдә ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Тәҗрибәле игенче, хезмәт ветераны Геннадий ага бүген дә улына акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Александр Куприянов районның алдынгы комбайнчылары сафында атлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев