Сыерның сөте телендә
22 декабрьдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында агрофирмаларның, хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария врачлары, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында үткән киңәшмәдә сүз сөт җитештерү темпларын арттыру хакында барды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, ел төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып бара. Хуҗалыкларда сөт җитештерү буенча күрсәткечләр мактанырлык түгел. Чөнки малларны тиешенчә ашату оештырылмаган. Сыерның сөте телендә, ашаган малда гына өмет бар дип юкка гына әйтмиләр шул.
- Быелгы җәйге чорда ике елга җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләдек. Узган елдагы кебек Ульян өлкәсеннән үк терлек азыгы ташыйсы юк. Әмма булган азыктан тиешенчә файдаланмыйбыз. Терлек азыгын ферментлар белән баетып ашату җитми. "Гөбенә" җәмгыятенә тәүлекнең кайсы вакытында барсаң да терлекләр ашатылган, эчертелгән, каротинга бай ылыс та алларыннан өзелми. Шуңа да һәр сыердан 16 шар килограммга кадәр сөт савалар, - диде ул.
"Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында малларны ашату рационы, терлекчелек продуктлары җитештерү турында ферма мөдире Владимир Дмитриев сөйләде. Монда һәр сыердан уртача көнлек савым - 10,5 килограмм.
"Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин хуҗалыкларда үрчем алуның торышына анализ ясады. "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалында йөз сыерга бүлеп исәпләгәндә, нибары 58 баш бозау алынган. Бу - район буенча иң түбән күрсәткеч.
Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин сыерларны бозаулауга әзерләү, яңа туган бозауларны ашату, карау тәртибе белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев