Техникаң кышкы саклауга куелганмы?
Басу-кырларда эшләүче техниканы кышкы саклауга кую мәсьәләсенә игенче-механизаторларыбыз һәрвакыт җитди карый. Бу аңлашыла да, хәзер кырларда үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән кыйммәтле техника эшли. Аларның кадерен белергә кирәк. Закиров исемендәге җәмгыятьтә агрофирмаларның, хуҗалыкларның баш инженерлары, баш агрономнары катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров алып барган бу киңәшмәдә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, техниканы кышкы саклыкка кую, чәчүлек орлыкларны калибрлау мәсьәләләре күтәрелде. Рифкать Нуруллович агрофирмаларда, хуҗалыкларда туфрак эшкәртү, туңга сөрү, шикәр чөгендере алу барышына анализ ясады.
- Соңгы вакытта Закиров исемендәге җәмгыять хезмәтчәннәре яхшы гына эшләп киләләр. Көннәр яңгырларга киткәнче үз көчләре, өч "ДОН-1500" комбайны белән бөртекле культураларны җыеп алдылар, туңга сөрүне, кукуруз уруны төгәлләп киләләр. Үзегез күреп торасыз, машина-трактор паркында нинди тәртип урнаштырганнар. Башка елларда монда техниканы кышкы саклыкка, язын чәчү алдыннан агрегатларны әзерлек сызыгына куярга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе егетләре килә иде. Хәзер биредәге управляющий Радик Миңнуллин җитәкчелегендә техниканы кышкы саклыкка куюны үз көчләре белән башкарып чыкканнар. Хуҗалык хезмәтчәннәренә, булдырасыз, дип өйтергә генә кала. Алга таба да шулай тырышып эшләгез, - диде ул эшчәнлеккә уңай бәя биреп.
Көннәр коры, җылы торганда барлык хуҗалыкларда да техниканы кышкы саклыкка куярга кирәк. 15 октябрьдән соң үзара тикшерүләр башланып китәчәк.
Районның баш аграриен уҗым культураларының хәзерге торышы борчый. Чөнки көннәр дымлы, җылы тору сәбәпле, уҗым культуралары буйга үсеп китте. Кайбер кырларда аларның биеклеге 30-40 сантиметрга җитә. Уҗымнар бу хәлдә кар астында калса, черергә мөмкин. Шуңа күрә бу кырларда көтү йөртергә кирәк. Ә агрофирмалар уҗым басуларына химик препаратлар сиптерә башлаган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев техниканы кышкы саклыкка кую таләпләре, тәртибе белән таныштырды, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы механизаторлар белән килешү төзергә кирәклеген әйтте. Аның әйтүенчә, машина-трактор паркларында металл ватыклары өчен махсус урын булдырырга, нефтебазаларны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Беренче ноябрьдән агрофирмаларда, хуҗалыкларда инвентарьлаштыру башланачак.
Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга, чәчүлек орлыкны калибрларга, яздан чәчеләсе кырларның структурасын төзергә, кышкы чорда механизаторларны укытырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев