Терлекчелектә кышлату чоры
6 декабрьдә район Советы бинасының актлар залында агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтер, экономист, зоотехниклары, ферма мөдирләре катнашында киңәшмә үтте.
- Ел бетәргә санаулы көннәр калып бара, әмма авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча күрсәткечләребез куанырлык түгел, - дип башлады үз чыгышын муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров.
Унбер айлык эш нәтиҗәләренә анализ ясап, ул "Гөбенә", "Алтын кырлар" һәм Закиров исемендәге җәмгыятьләрнең сөт җитештерү буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштыргында уңай күрсәткечләргә ирешүләрен билгеләп үтте. Продукция кимүенә юл куючыларны тәнкыйть утына тотты. Кайбер хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелган. Мәсәлән, "Яңа юл"да алар узган елгыдан 109, "Садриев"та - 50, "Бакчачы"да 15 башка кимегән. Атларны киметүчеләр дә бар. Моңа чик кую өчен яңа елга кадәр терлек тапшыруны туктатып тору кирәклеге әйтелде.
Район башлыгы терлекләрдән үрчем алуга да тукталды. "Гөбенә"дә 100 баш сыердан уртача 79 баш, "Алтын кырлар"да - 77, "Заволжье"да 70 баш бозау алганнар.
- Кышның өч ае - сыерларның күпләп бозаулау чоры. Димәк, сөт җитештерү күләме дә артырга тиеш. Шуңа күрә яңа бозаулаган сыерларны раздойга куеп, өстәмә ашату зарур. Шулай ук контроль саву да оештырырга кирәк. Сыерларны үзвакытында ясалма орлыкландыру мөһим, -диде район башлыгы.
Ул шулай ук авыл хезмәтчәннәренә ноябрь ае өчен хезмәт хакларын 25 декабрьгә кадәр биреп бетерү, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тизләтү, чәчүлек орлыкны калибрлау, чистарту бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев