Турминский авылында тагын бер фермер хуҗалыгы барлыкка килде
Бу авылда хәзер әтиле-уллы Ермолаевлар фермерлык белән шөгыльләнә. Гаилә башлыгы Андрей Владимирович үз эшен дәүләттән алынган грант нигезендә башлап җибәргән. Ә улы Юрий фермерлык эшендә беренче адымнарын гына атлый әле. Ул быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән «Агро-стартап” бәйгесендә җиңү яулады.
Фермерлык – дәүләт ярдәменә таянып, яраткан эшең белән шөгыльләнүгә, аягында нык басып торучы хуҗалык оештыруга юл ача. Бу эшкә тәвәккәлләр, хезмәт яратучылар, авырлыклар алдында каушап калмый торган уңганнар, киләчәккә максат куеп яшәүчеләр генә тотына. 2018 елда үзенең крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачкан һәм эш башлап җибәрү өчен 3 миллион сум күләмендә грант откан Андрей Ермолаев әнә шундый тырыш кешеләрнең берсе. Ике ел эчендә авыл янында гына за-манча җиһазландырылган яңа ферма ачты ул. Андрей Владимирович-ның сөтчелек юнәлешен сайлавы, үз җире, техникасы, кыскасы, мөстәкыйль рәвештә продукция алу өчен бөтен мөмкинлекләре булуы турында без газетабызда язган идек инде. Күп көч сорый торган хезмәттә аңа Яшел Үзән шәһәреннән туган авылына әйләнеп кайткан улы Юрий ярдәм итә башлый. Шәһәрнең кызыктырырлык яклары күп булса да, авылның иркен болыннарында тәгәрәп үскән егетне туган ягы барыбер үзенә тарткан. Кечкенәдән эш тәмен белеп үскән Юрий үзенең фермерлык хуҗалыгын ачу уе белән яна башлый. Бу хакта әтисенә әйткәч, ул аны хуплый гына. Улы ит җитештерү юнәлешен сайлый.
– Фермерлык безнең гаилә бизнесына әйләнә бара, – дип елмая Юрий. – Эшне тиешенчә алып бару өчен киңәш сорап ерак барасы түгел. Төп ярдәмчем, әлбәттә инде, әтием. Әлегә ун үгезем, агрегатлары да булган өч тракторым бар. Җир – төп байлыгым, иң кыйммәтле капитал ул. Миңа бабам Владимир Николаевич Ермолаев үзенең пай җирләрен бүләк итте. Ул минем өчен үрнәк, чын җир кешесе. Механизатор да булып эшләде, ферма мөдире дә булды. Минем милек хокукындагы һәм арендага алган 70 гектарга якын җирем бар. Фермерларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче «Агростартап» бәйгесендә җиңү миңа мал-ларга торак төзергә һәм яшь терлекләр сатып алуга юл ачты. Миңа дәүләттән 4 миллион 400 мең сум акча биреләчәк.
Юрий Андреевич эшен буш җирлектә генә башлап җибәрмәгән.Теләк булганда гына максатыңа ирешергә мөмкин булуын әтисе мисалында ачык күрә ул. Әтисенә төзелеш эшләрендә, печән хәзерләшергә булышып, чыныгу ала, эш тәртибенә өйрәнә. Хәзер инде Юрийның үзенә ярдәм итәргә генә торалар. Узган елгы печән чорында мин алар-ның бергәләшеп эшләүләрен күреп кайткан идем инде.
– Кышлату чоры ничек узды соң? – дип сорыйм Андрей Владимирови-чтан.
– Эшебездә бернинди дә тоткарлыклар булмады.
– Быел нәрсәләргә игътибар бирәчәксез?
– Терлек азыгының сыйфатлы булуына һәм аның җитәрлек күләмдә хәзерләнүенә. Сенаж белән фуражны сатып алырга туры килде. Җир уча-стогын 160 гектарга арттырдык. Язгы чәчү чорында 40 гектар мәйданда сенаж өчен азык катнашмалары, арпаны – 60, борчакны 30 гектарда чәчтек.
– Фермада эшләр ничегрәк бара?
– Көтүгә 50 савым сыеры чыга, аларның күбесе бозауламаган әле. Быел 25 сыер бозаулады. Тәүлегенә 550 литр сөт савабыз. Коронавируска бәй-ле чикләүләр йомшара төшкәч, Балтач районыннан нәселле 30 тана алып кайтырга җыенам. Хәзер терлек азыгы хәзерли башлыйбыз. Трой-сын бәйрәме узгач, 8 июньдә печәнгә төшәбез. Без ата-бабалардан кал-ган йола, гореф-гадәтләрне үтәп яшәргә тырышабыз, – диде әңгәмәдәшем.
Андрей Владимирович инде танылу алган фермер. Кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк аның. Кирәк булса, техникасын сүтеп җыя, фермадагы җиһазларны да үзе ремонтлый. Тир түгеп эшләп алган акчасының каде-рен белә, гаиләсен җитеш тормышта яшәтү өчен иртәдән кичкә кадәр эшли. Дүрт кешене эшле иткән. Аның фермерлык хуҗалыгындагы ике көтүче, бер савымчы һәм терлекче хезмәт урыны булуына куана-куана эшли. Улы Юрий да әтисеннән күп нәрсәгә өйрәнгән, фермерлык мәктәбен анда узган дисәк тә, һич кенә дә ялгыш булмас. Әтисенең эш алымнарын күреп, үзе дә шул юлга баскан. Киләчәге нинди булуын вакыт үзе күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев