Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ульянково фермасында агымдагы елның сигез аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар

“Дубрава-2” җәмгыятенең Ульянководагы сөтчелек-товарлыклы фермасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды. Анда агымдагы елның сигез аена йомгак ясадылар. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, филиал управляющийлары, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру технологлары катнашында үтте.

Көз җитү белән, район терлекчеләре алдына гаять җаваплы мәсьәлә – малларны уңышлы кышлату мәсьәләсе килеп баса. Семинарда катнашучылар алдында сөт җитештерү һәм үрчем алу буенча анализ ясадылар.Бүгенге көндә район терлекчеләре бер тәүлеккә 60,4 тонна сөт җитештерә, бу бер баш сыерга уртача 14,1 килограмм дигән сүз. Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә, терлекчелектә күрсәткечләр узган елгы дәрәҗәдән түбән. Бу район икътисадына тискәре йогынты ясый, чөнки авыл хуҗалыгы аның төп нигезен тәшкил итә. 
– Күрсәткечләрне яхшыр­ту өчен яңа эш алымнарын кулланырга кирәк. Ясалма орлыкландыруга җаваплы караганда гына терлекчелек табышлы тармак була ала. Үрчем алу мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының эшенә бәйле. Әлеге тармак белгечләрен, эшчәнлекләренең нәтиҗәләреннән чыгып, матди яктан кызыксындыру кирәк дип саныйм, – диде Альберт Илгизәрович. 
Район башлыгы малларны ашату технологиясенә аерым басым ясады. Быелгы коры җәй үз төзәтмәләрен кертте: терлек азыгы көтелгәнчә сусыл булмады. Ә тәүлеклек артым малларны ашату рационына бәйле. 
 Киңәшмәдә белгечләрне укыту кирәклеге турында да сүз булды. Альберт Илгизәрович ветеринария­-профилактика чараларын һәм терлекләрне дәвалауны вакытында үткәрү кирәклеге турында да искәртте. 
Икенче филиалның баш зоотехнигы Рафис Вәлиев үзләрендәге сигез айлык нәтиҗәләр белән таныштыр­ды. Терлекләрнең баш саны турында да мәгълүмат бирде. Биредә барлыгы сигез ферма, бер симертү фермасы бар.  Аларның барысы да кышлату чорына әзер: ремонтланган, агартылган, дезинфекция ясалган. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Семинарда катнашучылар моның шулай икәнлегенә үзләре күреп инанды. 
Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр бозау фермасында да булды. Яшь малларны ашату һәм үстерү шартлары белән таныштылар. Ремонт үткәрелгән һәм суыту җайланмасы ясалган өченче ферманы да карадылар. 
Көннәр җылы тору сәбәп­ле, быел кышлату чоры якынча өч атнага кичектерелде.Мөгезле эре терлекләрне җәйге лагерьлардан фермаларга күчерделәр. Димәк, кышлату чоры башланды. Аны уңышлы уздыру өчен барлык шартлар да бар: хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән: бер баш шартлы терлеккә 21,2 центнер азык берәмлеге туры килә. Киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрне тормышка ашыру – сөт һәм ит җитештерү темпларын,  терлекләрнең баш санын арттыру хәзер тулысынча эшне дөрес итеп оештыруга, авыл хуҗалыгы белгечләренең һөнәри осталыгына һәм терлекчеләрнең үз хезмәтләренә җаваплы каравына бәйле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев