Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

90 яшьлек Евдокия Жиркова: «Еллар узганын сизмәдем дә…»

Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән шәһәрендәге "Серго" исемендәге заводта эшләгән Евдокия Жиркова, үзе әйтмешли, еллар узганын сизмичә дә калган, инде 90 яшькә килеп җиткән.

Бар гомерен тырыш хез­мәттә үткәргән әбине олуг юбилее белән котларга, илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованы шат­ланып каршы алды ул.

- Без, хәзерге буын, сезнең Бөек Ватан сугышы чорында илебез азатлыгы өчен куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Җиңү көнен якынайту өчен сез бар көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт бе­лән исәпләшмичә эшләгәнсез. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын торгызуда хез­мәт куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне хөрмәт­ләү йөзен­нән Россия Президенты 90, 95 яше тулган һәр сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә үзенең котлавын юллый. Бу те­ләкләргә без дә кушылабыз, - диде район башлыгы, юбилярга бүлә­ген тапшырып.

- Сугыш чорында күргән михнәтләрне искә төше­рәм дә, ничекләр генә түз­дек икән, дип уйланып утырам. "Серго" исемен­дә­ге заводта сменага билгеләнгән норманы арттырып үтәргә тырыштык. "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен" дигән лозунг цехта да эленеп торды. Заводта хез­мәтебез бик авыр булса да, берәү дә зарланмады, ачлы-туклы булсалар да, планын үтәргә тырыша иде, - дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны.

Заводта чыныгу алган Евдокия Степановна сугыш тәмамлангач кына әйлә­неп кайта туган авылына. Кайтуга, колхоз эшенә керешә. Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына киткән Петр Жирков күз сала кызга. Каты бә­релешләрнең бер­сендә аягы каты яраланып, озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, 1943 ел­да туган авылына кайткан ул. Гаиләләре ныклы була, чөнки икесе дә яшәү яменең тынычлыкта, бер-бе­реңә хөрмәт белән карауда икәнлеген яхшы аң­лый. Озак еллар дәвамында авыл Советы секретаре, соңрак умартачы булып эшләгән Петр бе­лән Евдокия гаиләсе авылда иң үрнәге була. Алар гомер бүләк иткән алты бала да Жирковлар нәселенә тап тө­шермичә яши. Туган нигезгә эзне суытмыйлар алар, әмма колач җәеп кар­шы алырга әтиләре генә юк. Әниләре өчен күңелләре тыныч: төпчек энеләре Михаил, киленнәре Венера яхшы тәрбияли аны.

Евдокия әбине юбилее белән котларга барлык балалары, ун оныгы, биш оныкчыгы кайткан. Багай, Салтыйган авыллары мә­дәният йорты хезмәткәр­ләре, китапханәчеләр дә килгән иде аны котларга.

- Яшьлегем авыр сугыш елларына туры килсә дә, пар канатым каерылса да, картлыгымда мин үземне бәхетле саныйм. Балаларым исән-сау, оныкларга да бай мин. Сезнең дә эшегез тыгыздыр, беләм, шулай да шәх­сән үзегез килеп, юбилеем белән котлавыгыз минем өчен икеләтә шатлык булды, рәхмәт сезгә. Илләр-көн­нәр тыныч булсын, - дип рәхмәтен белдерде юбиляр район башлыгына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек Евдокия Жиркова: «Еллар узганын сизмәдем дә…»