Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

“Алмаз-холдинг” ювелир компаниясенең генераль директоры Фәрит Гомәров Кайбыч халкын Яңа ел белән котлый

«Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! "Алмаз-холдинг" компаниясе исеменнән Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйм! Туган ягыгызның динамик рәвештә үсешенең шаһиты булуыма чиксез бәхетлемен! Район җитәкчелеген һәм халкын яхшы итеп эшли белүләре, җиңүләргә ирешүләре һәм даими рәвештә камиллеккә омтылулары өчен хөрмәт итәм. Киләчәктә дә халкыбыз иминлеге хакына нәтиҗәле итеп...

«Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! "Алмаз-холдинг" компаниясе исеменнән Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйм! Туган ягыгызның динамик рәвештә үсешенең шаһиты булуыма чиксез бәхетлемен! Район җитәкчелеген һәм халкын яхшы итеп эшли белүләре, җиңүләргә ирешүләре һәм даими рәвештә камиллеккә омтылулары өчен хөрмәт итәм. Киләчәктә дә халкыбыз иминлеге хакына нәтиҗәле итеп эшләрбез һәм хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам. Сез тудырган гүзәл гамәлләр алга таба да үсеш алсын һәм дәвамлы булсын иде. Барыгызга да күңел күтәренкелеге һәм иҗади илһам юлдаш булсын!

Сезне һәрвакыт Матурлык чолгап алсын, ә тынычлык һәм иминлек, байлык һәм уңыш, якыннарыгызның хөрмәте һәм мәхәббәте, сәламәтлек Сезнең Йортның даими юлдашлары булсын! Сезгә һәм туганнарыгыз, дусларыгызга бәхет, туган төбәгегезнең чәчәк атуын телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алмазхолдинг” ювелир компаниясенең генераль директоры Фәрит Гомәров Кайбыч халкын Яңа ел белән котл...