Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Бәрлебашы мәктәбенең ветеран мөгаллимнәре укучылары Альберт Рәхмәтуллин белән горурлана

Бәрлебашы төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары безнең "Кайбыч таңнары" газетасы белән даими элемтәдә тора. Яшь хәбәрчеләребезнең күбесе шушы мәктәптә белем ала.

Укучылары "Йолдызлык" фестивалендә Казанда да җиңеп кайта, мәктәп директоры Сергей Лазарев Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Безнең иң яхшы директор", татар теле укытучысы Исламия Мусина "Безнең иң яхшы укытучы" грантын отты, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлчәчәк Гыйбадуллина, педагог-оештыручы Фәридә Миңнуллина үз һөнәрләренең остасы булып танылды, елның иң яхшы укучысы Илсөяр Рәх­мәтуллина бу уку елында Олы Кайбыч мәктәбендә укый башлады.

Укытучылар һәм укучылар елның елына уңышларга ирешеп эшләсә дә, мәктәпләре генә тузган иде шул. Анда барган саен, үзләренә турыдан-туры әйтмәсәк тә, шартларының начар булуына күңелебез төшеп кайта иде. Ниһаять, чират аларга да җитте, быел мәктәпләрен капиталь төзекләндерү программасына керттеләр. Сүз дә юк, монда үзе дә шушы мәктәптә канат ныгыткан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның өлеше зур.

- Без укыган елларда да монда көчле укытучылар эшләде. Әмма спорт залы да булмаган мәктәп иде ул. Күрәсез, хәзер аның иркен спорт залы бар, ремонттан соң мәктәп искиткеч матур килеп чыккан. Бәрлебашы укучыларының укуда да, спортта да гел беренче булырга бөтен шартлары да бар хәзер, - диде ул Белем көне уңаеннан үт­кә­релгән тантанада.

- Минем моңа кадәр бу мәктәптә булганым юк иде. Ә бүгенгесе бөтен инновацион технологияләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, - ди­де хезмәттәшләрен кот­ларга килгән Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова, бүләген тапшырып.

Пенсионер укытучылар Мария Ларионова, Владимир Егоровның да чыгышлары аваздаш иде: "Мондый мәктәптә эшләү безнең төшебезгә дә кермәде. Укучыбызның үз мәк­тәбен шулай кайгыртуына горурланабыз". "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында да Рәхмәтуллиннар нәселе, Фәс­хетдиновлар, Лотфуллиннар, Сибгатовлар, Борһановлар, Куликовлар, Лазаревлар, Зиннәтуллиннар, Хикмәтуллиннар, Хәмидуллиннар Гайнуллиннар һәм башка бик күпләр акчалата ярдәм иткән.

Белем көнендә төп игътибар, әлбәттә ин­де, беренчеләргә булды. Быел Бәрлебашы мәктәбенә дүрт, Морза Бәрлебашы башлангыч мәктәбенә ике укучы керде. Күптән килгән матур гадәт буенча Морза Бәрлебашы укучылары Белем көне һәм 25 майда уртак линейкага баса. Беренче дәрескә кыңгырауны муниципалитет башлыгының быел беренче класска баручы кызы Зилә бирде. «Хәерле сәгатьтә!» дип, барысы да яңартылган мәктәпкә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебашы мәктәбенең ветеран мөгаллимнәре укучылары Альберт Рәхмәтуллин белән горурлана