Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

«Ханым-солтаным» – Кече Урсактан

Узган атнаның җомгасында район мәдәният йортында "Ханым- солтаным" бәйгесенең финал туры узды.

Бәйгедә катнашучылар: Борындыктан Талия Хә­лиуллина, Кече Урсактан Рәмзия Хикмәтуллина, Зур Тәрбиттән Галина Уткина, Кече Кайбычтан Са­ния Зафина, Хуҗа Хәсән­нән Галина Ипатьева, Чү­тидән Гөлгенә Әймәтова үзләрен төрле яклап күр­сәтте. Алар җырлады да, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтте. Бу ханымнарның барысы да хөрмәткә лаек аналар, гаиләдә үрнәк, җәмгыять­тә дә үз урыннары бар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, йорт эш­лә­ре белән шөгыльләнә­ләр, оныклар тәрбияли­ләр. Матур хезмәт юлы узганнар, араларында атказанган терлекчеләр дә, хат ташучылар да бар. Уңган хуҗабикәләр чәчәкләр үстерергә, җырларга, биергә, тәмле итеп ашарга пешерергә дә ярата. Балалары өчен өзе­леп яшәүче олы җан­лы аналар алар. Араларыннан бары Гөлгенә Әй­мәтова гына фермада ветврач булып эшли, калганнары лаеклы ялда. Әмма аларга карап, дәү әниләр, әбиләр дип әйтә­се дә килми. Яшь күңелле өлкән дусларыбызга барыбыз да сок­ландык. Сүз дә юк, конкурсантлар барысы да "Ханым-солтаным" исеменә лаек. Финалга кадәр авыл клубына гына түгел, район мә­дәният йортына ук репе­ти­цияләргә йөр­гән­нәр. Кыскасы бәйгегә бик җит­ди әзерләнгәннәр, өйдә дә яңа җырлар өй­рән­гән­нәр, тормыш һәм хезмәт юллары турында презентацияләр дә ясадылар. Шуңа да жюрига җиңүчене билгеләү авыр­рак бул­ды, чөнки конкурсантларның барысы да уңган-булган, талантлы. Шулай да һәр номинациянең үз җиңүче­ләрен билгеләделәр. Беренче булып чы­гыш ясаган Талия Хә­лиуллина "Зирәк ханым", Галина Уткина "Шаян ханым", Сания Зафина "Уң­ган ханым", Галина Ипатьева - "Моңлы ханым", Гөлгенә Әймәтова "Сөй­кемле ханым" исеменә лаек булды. Ә "Ханым-солтаным" исеме Рәмзия Хикмәтуллинага бирелде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бәйгедә катнашучыларга чәчәк­ләр, бүләкләр тапшырып рәх­мәтен белдерде һәм:

- Бүген сәхнәдә чыгыш ясаган ханымнарның барысы да мактауга лаек. Мин сезнең талантыгызга сокланам, бар яктан да килгән сез. Сәхнәдән дә матур итеп чыгыш ясадыгыз, уен-көлкегә дә оста икәнсез. Булдырасыз! Ба­рыгызга да ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф те­лим, сәхнәләрдә шулай еш чыгыш ясагыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ханымсолтаным»