Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Хуҗа Хәсәннең “Аленушка” балалар бакчасында өй туе узды

Бу атнаның дүшәмбесендә "Аленушка" балалар бакчасында өй туе узды. Хуҗа Хәсән авылындагы балалар бакчасы, капиталь ремонттан соң, кабат сабыйлар өчен үз ишекләрен ачты.

Балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләренең шатлыгын уртаклашырга авыл кешеләре дә, Мәлки төбәгендәге балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп директорлары да килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин, шушы авылда туып-үскән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, башка рәсми затлар да сөенеч­ләрен уртаклашты.

- Хуҗа Хәсән авылы халкы белән кабат очрашуыма шатмын. Биредә "Гө­бенә" агрофирмасы директоры булып эшлә­гән елларымны җылы хати­рә­ләр белән генә искә алам. Югары хезмәт күр­сәткеч­лә­ре­нә ирешеп эшләдек, хәзер дә сынатмыйсыз. Бу авылда эш­чән кешеләр яши. Балалар бакчасын төзек­ләндергән вакытта агрофирма да транспорт, төзелеш материаллары белән яр­дәм иткән. Димәк, сез авылның киләчәген кайгыртасыз, ә балалардан башка киләчәк юк. Авылда демографик күрсәткеч елдан-ел яхшырыр, дип өмет­ләнәм. Биредә шартлар шәһәрдәгедән бер дә ае­рылмый, - диде район башлыгы.

Ул төзелеш фирмасы җи­тәкчесе Равил Җәләлиевка, төзүче Ильфир Габдрахмановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Агрофирма директоры Юрий Осипов, авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте мөдире Светлана Журавлева, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Изге Троицк чиркәвеннән Николай Ермолаев, ата-аналар комитеты әгъзасы Серафима Горшкова үз чыгышларында балалар бакчасының ремонттан соң танымаслык булып үзгә­рү­е­нә, биредә сабыйлар өчен бөтен шартлар да тудырылыуына тукталды.

- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасында балаларны мәктәпкә әзерлиләр. Биредә аларның сәләте ачылырга, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалашырга тиеш.

Бу юнәлештә тәрбиячеләргә әти-әниләр дә ярдәм итсен иде. Бала­лар­ның мәктәпкә нинди әзерлек белән килүе тәрбиячеләр һәм гаиләгә бәйле, - диди мәгариф бүлеге начальнигы.

"Аленушка" балалар бакчасы мө­дире Лариса Бухараевага символик ачкычны тапшырганнан соң, кунаклар эчкә узды. Андагы гүзә­леккә бар да таң калды! Балалар үзләренең уен бүлмәләрен танымадылар да хәтта. Әлеге тантанага оныкчыгы Денис белән килгән Наталья Герасимова җиде баласыннан өчесенең иске балалар бакчасына йөргән елларны искә алды.

- Ул елларда бакчада урыннар җитми иде, балаларны өйдә әби-бабайлар, зуррак апа-абыйлары карады. Минем оныкчыгым да шушы матур балалар бакчасына йөриячәк, шу­ңа шатланам. Аңа әле бер генә яшь, - диде ул.

Наталья Сергеевна үзе лаеклы ялда булса да, кы­зы Ларисага җәйге лагерьга сыер савышырга да йөри. Оныгы белән өй­дә генә утырырга да риза, әмма баланы бар яктан да камил итеп үсте­рүдә балалар бакчасында мөм­кин­лекләр күбрәк, дип уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсәннең “Аленушка” балалар бакчасында өй туе узды

2
X