Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Сабантуе бәйрәме белән котлавы

Бу атнаның шимбә-якшәмбесендә район үзәгендә, авылларда гасырлардан-гасырларга халкыбыз күңелендә сакланучы милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләячәк. Әлеге гүзәл бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле хезмәт сөючән Кайбыч халкы, бәйрәмебез кунаклары!

Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үзем сезне татар халык бәй­рә­ме - Сабантуе белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Күп еллар дәвамында ул халкыбыз өчен иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алына торган бәйрәм булды һәм шулай булачак та. Халкыбыз вәкилләре кайда гына яшәсә дә, Сабантуе аларга үз тамырларын барлау, иң күркәм сыйфатларын күрсәтү мөм­кинлеге бирә. Бу бәй­рәм - милли мәдәниятебезне сугарып торучы, буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыручы мәңге тере чыганак. Кайбыч Сабантуен югары хезмәт уңышлары белән каршылый. Матур эшләребез күп безнең. Район үзәк сырхауханәсе, Зур Подберезье амбулато­рия­сендә төзекләндерү эшләреннән соң шартлар уңай якка үзгәрде. Безгә яшь белгечләр эшкә кайта башлады. Яңа спорткомплексы төзелү яңа эш урыннары булдырырга мөм­кинлек бирә. Мәктәп­ләр, торак йортлар ремонты дәвам итә, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, юл­лар тәртипкә китерелә. Боларның барысы да республика җитәкчелеге ярдәме белән эшләнә.

Ямьле Сабантуе бөтен халык мәхәббәтен казанды. Бәйрәм мәйданына барлык милләт һәм ил вәкилләре җыела. Бу безне берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга, тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга яр­дәм итә. Сабантуенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрик­ләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Халкыбызны азык-төлек бе­лән тәэмин итү өчен алар зур тырышлык куя. Сабантуенда данлыклы батырлар, хезмәт алдынгыларының урыны - мәй­дан түрендә. Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Сабантуе күңелләрегезне шатлык нурына күмсен, җиңүләр­гә рухландырысын, яшәү дәрте бирсен!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Сабантуе бәйрәме белән котлавы

2
X