Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Медицина хезмәткәрләре көне белән котлый

Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мәрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре, чөнки дөньяга аваз салган кешене иң беренче сез кулыгызга аласыз һәм гомере буе тормышы өчен көрәшәсез, җәмгыятьнең сәламәтлеге сагында торасыз. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Район үзәк сырхауханәсендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пункт­ларында авырулар күптөрле сырхаулардан дәвалана, профилактика үтә, халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү, йогышлы чирләрне булдырмый калу чаралары күрелә. Без дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, районга табиблар кайтарту буенча максатчан эш алып барабыз. Табиб, фельдшер, шәфкать туташлары өчен кеше сәламәтлеге барыннан да мөһимрәк. Медицина хезмәткәрләренә гаять җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, «рәхмәт» сүзләрен ешрак ишетүләрен телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Медицина хезмәткәрләре көне белән котлый