Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Сабантуй уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

Олы Кайбычтагы яшеллекә төренеп утырган ял паркында Сабантуе уза, икенче көнне ул районыбыз авылларына күчә. Күпмилләтле Кайбыч халкы өчен иң көтеп алынган бу бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

«Кадерле кайбычлылар һәм районыбыз кунаклары! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне татар халкының гүзәл бәйрәме - Сабантуе белән чын кү­ңелдән кайнар котлыйм. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәмдә тынычылык, дуслык, бердәмлек идеаллары да чагылыш та­ба. Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, үзенең кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле кө­рәш, ат чабышлары һәм мавыктыргыч милли уеннары белән үзе­нә җәлеп итә. Анда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар, уеннар бер-бер­се белән үрелеп бара. Бүген бу борынгы милли бәйрәм яшьләре, милләт­ләре, тормыш хәлләре төрле булган меңәрләгән кешене үз мәйданына җә­леп итә.

Хезмәт бәйрәмен без авыл хуҗалыгы тармагындагы матур эшләребез белән каршылыйбыз. Игенче-механизаторларыбыз җир куенына салган алтын бөртекләрдән мул уңыш алырга бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Яңгырларның гына вакытында явуы кирәк, әлегә бездә корылык хакимлек итә. Терлекчелектә дә уңышларыбыз бар. Сөт саву буенча республикада лидерлар арасында булуыбыз белән горурланабыз. Башка тар­мак­тагы уңышларыбыз да халкыбыз күз алдында. Кайбычның үсешенә саллы өлеш кертүчеләрнең барысына да тирән рәх­мәтемне белдерәм.

Кунакчыл Кайбыч, җыр белән хезмәтне бәйләп, шат яшәргә гадәтләнгән якташларыбызны бәйрәм итәргә чакыра. Кайтыгыз, килегез, бәйгеләрдә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Сезгә чын күңел­дән бәхет, сәламәтлек телим. Быелгы бәйрәм дә күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр, яхшы кәеф бүләк итәр, милли гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үс­терүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Сабантуй уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

2
X