Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН социаль хезмәткәрләр көне белән котлый

8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга котлавын җиткерә:

«Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Сезне чын күңелемнән бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Хезмәтегезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеген халыкка аңлатып торасы юк. Юкка гына сезне "күңел яраларын дәвалаучылар" дип атамыйлардыр. Киң күңеллелек, шәфкатьлелек, гаять күп рухи көч таләп иткән әлеге һөнәрнең торган саен күбрәк кешеләр тарафыннан танылуы сөенечле. Социаль хезмәт­кәрләр, җәмгыятебезнең социаль "яралары"н дәвалап, тормыш авырлыкларын җиңәргә булыша һәм шуның белән җәмгыятьтәге тотрыклылыкны тәэмин итүгә булыша. Сезгә ярдәмчел, тырыш булуыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, бәхет, сәламәтлек телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН социаль хезмәткәрләр көне белән котлый

2
X