Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан котлау хаты

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, Кайбыч халкы! Cезне Бөек Җиңү­ көне уңаеннан кайнар котлыйм! Күз яшьләре аша билгеләп үтелүче Бөек Җиңү бәйрәменең даны еллар узган саен яктырак балкый, сугыш һәм аннан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек, Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Кайбыч районыннан гына да Ватан сагына ун меңнән артык кеше киткән, шуларның биш меңнән артыгы туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган. Хәзер безнең уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, яшәү шартларын яхшырту. Без чын күңелдән каһарман җиңүчеләр буыны вәкилләре - хөрмәтле ветераннарыбызга тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт хисләребезне җиткерәбез һәм аларның картлык көн­нәрен лаеклы шартларда үткәрүләре өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Хөр­мәтле ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә, барлык кайбычлыларга ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, күтәренке күңел, бәхетле, мул тормыш телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы

2
X