Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч районы башлыгы район халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкын, районыбыз кунакларын 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне язның әлеге гүзәл бәйрәме белән кайнар котлыйм. 1 Май бүгенге көндә илебездә күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Безнең халыкта "Тырышкан табар, ташка кадак кагар!" дигән мәкаль бар. Хезмәт ярату һәм изге га­мәлләр кылуга омтылыш барлык уңышларыбызның нигезен тәшкил итә. Бу бәйрәм көннәрендә районыбыз кырларында көнне төнгә ялгап эшләүче игенче­ләребезгә, терлекчеләргә, гомумән, барлык авыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар, бәйрәм көннәре белән дә хисаплашмыйча, алны-ялны белмичә эшли.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле кайбычлылар! Чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Күк йөзебез һәрчак аяз булсын, халыклар дуслыгы ныгысын, хезмәттәге яңа уңышларыбыз Кайбычны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрсен!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы район халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый