Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

КАЙБЫЧНЫҢ ӘЛЕ ЯШЬ ЧАГЫ

Кайбычымның тагын туган көне җитте: 19 апрельдә аның мөстәкыйль район булып яши башлавына 23 ел тула. Шушы еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Әгәр дә Кайбыч яңадан район статусын алмаган булса, Олы Кайбычта кайчандыр басу булган урыннарда берсеннән-берсе яңа йортлар, заманча итеп төзелгән административ биналар калкып чыгар идеме икән? Бүген...

"Хөрмәтле Кайбыч халкы, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Кайбыч районының туган көне белән котлыйм. Безнең өчен кадерле әлеге көнне ел саен бәйрәм итүебез тарихыбызга әйләнеп карарга, үткәннәр турында уйланырга, эзләнергә һәм яңа эш-гамәлләр кылырга этәргеч бирә. Районыбызның иң зур горурлыгы - аның кешеләре. Бүген Кайбычның республикада үз йөзе бар, ул аягында нык басып торучы районнарның берсенә әй­­­­ләнде. Россия һәм Татарстан күләмендә тормышка ашырылучы программаларда даими катнашуыбыз да авылларыбызның социаль йө­зен үзгәр­тергә омтылуыбызда. Нәкъ шул программалар ярдәмендә бездә яңа мәдәни үзәк­ләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, йортлар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары тө­зекләндерелә, юллар салына. Район икъ­тисадын ныгыту, шул нигездә авыл кешеләренә лаеклы яшәү шартлары тудыру буенча күп эшлисебез бар әле. Тормыш шартларын яхшырту, беренче чиратта, үзебезнең теләккә, тырышлыкка бәй­ле. Кайбыч әле яшь, шуңа да карамастан, ирешкән уңышларыбыз мулдан. Ул үсә һәм үзенең чикләрен, мөм­кин­лекләрен ки­ңәйтә, аны яңадан яңа үрләр, өметле килә­чәк көтә. "Татарстан җи­рендә син, Кайбычым, горур басып торасың", - дип язды якташ шагыйребез Рифкать Гарифуллин да. Район туган көне бе­лән котлап, барыгызга да ныклы сә­ламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим".

Кайбычымның тагын туган көне җитте: 19 апрельдә аның мөстәкыйль район булып яши башлавына 23 ел тула. Шушы еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Әгәр дә Кайбыч яңадан район статусын алмаган булса, Олы Кайбычта кайчандыр басу булган урыннарда берсеннән-берсе яңа йортлар, заманча итеп төзелгән административ биналар калкып чыгар идеме икән? Бүген районыбызның кайсы гына авылына барсаң да, андагы матур үзгәрешләргә тап буласың. Район башлыгы Альберт

Рәхмәтуллинның котлау мөрәҗәгатендә дә бу ачык чагыла:

"Хөрмәтле Кайбыч халкы, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Кайбыч районының туган көне белән котлыйм. Безнең өчен кадерле әлеге көнне ел саен бәйрәм итүебез тарихыбызга әйләнеп карарга, үткәннәр турында уйланырга, эзләнергә һәм яңа эш-гамәлләр кылырга этәргеч бирә. Районыбызның иң зур горурлыгы - аның кешеләре. Бүген Кайбычның республикада үз йөзе бар, ул аягында нык басып торучы районнарның берсенә әй­­­­ләнде. Россия һәм Татарстан күләмендә тормышка ашырылучы программаларда даими катнашуыбыз да авылларыбызның социаль йө­зен үзгәр­тергә омтылуыбызда. Нәкъ шул программалар ярдәмендә бездә яңа мәдәни үзәк­ләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, йортлар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары тө­зекләндерелә, юллар салына. Район икъ­тисадын ныгыту, шул нигездә авыл кешеләренә лаеклы яшәү шартлары тудыру буенча күп эшлисебез бар әле. Тормыш шартларын яхшырту, беренче чиратта, үзебезнең теләккә, тырышлыкка бәй­ле. Кайбыч әле яшь, шуңа да карамастан, ирешкән уңышларыбыз мулдан. Ул үсә һәм үзенең чикләрен, мөм­кин­лекләрен ки­ңәйтә, аны яңадан яңа үрләр, өметле килә­чәк көтә. "Татарстан җи­рендә син, Кайбычым, горур басып торасың", - дип язды якташ шагыйребез Рифкать Гарифуллин да. Район туган көне бе­лән котлап, барыгызга да ныклы сә­ламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАЙБЫЧНЫҢ ӘЛЕ ЯШЬ ЧАГЫ