Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Казанда яшәүче Закировлар гаиләсе Олы Кайбыч мәчетендә авылдашлары өчен Корбан ашы уздырды

Олы Кайбыч мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган ифтар мәҗлесеннән чыгып килүче ир-атлар безне күргәч:

- Равил кызы Лилиягә, аның җәмәгатенә шулай бөтен авылдашларны бер табынга җыюлары өчен мең рәхмәт. Әтиләренең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Төш вакытында ир-егетләрне корбан ашы белән сыйладылар, хәзер әнә әбиләр, сеңелләр килә, кичкә балаларны да чакырганнар. Никадәр ризык төяп кайтканнар бит Казаннан, әйтерсең лә, азык-төлек кибете монда күчкән, - диештеләр.

Башка елларны гел районның беренче җитәкчеләре тарафыннан үткә­релеп килгән мәҗ­лесне уздыруны бы­ел үз өстенә алган Лилия Закирова белән моңа кадәр таныш түгел идем әле. Мәчет ишеген ачып керүгә: "Хуш киләсез, түрдән узыгыз, Корбан бәйрәме котлы булсын", - дип, һәр кешене нурлы йөзе белән шат елмаеп каршы алучының Лилия ханым икәнлегенә тиз төшендем. Инде күптән күрмәгән авылдашлары да, аны әти-әнисенә охшатып, тиз танып алды.

- Әтием Равил Рәхимулла улы Сәйфуллин Олы Кайбычта туып-үскән. Апас, Кайбыч, Саба районнарында комсомолның беренче, икенче секретаре, Апаста УРСЖ оешмасы начальнигы булып эшләгән әти ун ел элек вафат булды. Әниебез Хәнифә дә шушы авылдан, Аллага шөкер, исән-сау, безнең белән Казанда яши. Балачакта гел монда әбиемнәргә кунакка кайта идек. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыздан еш кына, Корбан чалдырырга авылга кайтыр идек тә бит, тик нигезебез сакланмаган, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Минемчә, авылдашларны җыю өчен мәчет бар бит, Аллаһ йортының ишекләре һәрвакыт ачык. Мин дә мәчеттә хәйрия ашы уздырыга ниятем барлыгы турында район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинга шалтыраттым. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән киңәшеп, ризалыгын бирде. Әтиебезне онытмыйча, без үткәргән ифтар мәҗлесенә килгән барлык авылдашларыбызга да рәхмәтем зур. Читтә яшәү­­челәр дә зар-интизар булмасын, безнең үрнәккә кушылсыннар иде, - диде Лилия ханым.

Лилия Закирова Казандагы медицина юнәлешендәге бер оешманың генераль директоры, тормыш иптәше Фәрит, улы Булат - стоматологлар, шәхси клиникалары бар, кызлары Алинә унынчы класста укый. Тормышта зур уңышларга ирешүләренең сере, мөгаен, тәрбиядән, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшәүләрендә, иманлы булуларындадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда яшәүче Закировлар гаиләсе Олы Кайбыч мәчетендә авылдашлары өчен Корбан ашы уздырды Корбан бәйрәме