Күңелләрдә сакланыр бу бәйрәм
Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Ул 21-22 мартта билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга ашыккан, ярышлар үткәрелгән, уен-җыр булган.
Бу традицияне дәвам итеп, без, Кайбыч мәктәбе укучылары, килгән кунаклар, әти-әниләр Яз бәйрәме Нәүрүз көнен билгеләп үттек. Нәүрүзбикәбез чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җиңел автомобильдә килеп, бәйрәмгә ямь өстәде.
Бу кояшлы, язгы бәйрәм көнне канатлы дусларыбызны да онытмадык: "Иң яхшы кош оясы" дигән конкурс та бик күңелле үтте. Көн дәвамында уен, җыр-моң тынмады. Бәйрәмебез ахырында Үзбәкстаннан килгән кардәшләребез табын корып, бик тәмле пылау пешереп, пешекче апаларыбыз камыр ашлары белән сыйлады. Бу бәйрәм күңелләребездә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев