Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Керәшен чибәре

Керәшен татарларының сагынып көтеп алынучы Питрау бәйрәме ул, иң беренче чиратта, безне чолгап алган табигатьне олылау.

Википедия язганча, ул аңа табыну, биргәненә шө­керана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау, шулай ук халыкның алда тор­ган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланлыгында кү­ңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Җыр-биюләр белән бергә төрле ярыш-бәйге­ләр дә узган. Мамадышта Җөри авылында республика күләмендә узучы Питрау бәйрәмендә "Ке­рә­шен чибәре" бәйгесен үткәрү дә борынгыдан килүче йолаларны яңарту ул. Бу бәйгене уздыру хәзер матур традициягә әйләнде.

Керәшеннәрнең традицион мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу, үстерү, халык традициясен яшьләр­гә тапшыру, профессиональ керәшен иҗат коллективларын булдыру өчен талантлы, иҗади эшләүче яшьләрне табу максатындагы бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Россиянең керәшеннәр яши торган башка төбәк­ләреннән килгән кызлар да катнаша. Анда ел са­ен диярлек Кайбыч кызлары да осталыкларын күрсәтә. Өч-дүрт ел элек Зур Тәрбиттән Оксана Уткина һәм Соравылда ту­ып-үсеп, хәзерге вакытта Иске Тәрбит мәктә­бендә музыка укытучысы булып эшләүче Надежда Полякова керәшен кызларының бар яктан да уңган булуларын күр­сәтеп кайткан иде. "Керәшен чибәре"ндә былтыр да, быел да Надежданың сеңлесе Наталия Ямщикова (рә­семдә) Кайбыч гүзәл­лә­ре исеменнән чыгыш яса­ды. Берсен­нән-берсе чибәр 18 кыз катнашында узган бәйге­дә талантлы икәнлеген ачык күрсәтте ул. Керәшен костюмыннан киенгән кызның Май чабу җырын оста итеп башкаруына барыбыз да сок­ландык. Шулай булмый ни, яраткан җырчыбыз Лидия Әхмәтованың туганнан туган сеңлесе бит ул!

Бәйге шартлары буенча кызлар керәшеннәрнең аерым бәйрәм­нәре­нә генә хас табын әзер­ләп килергә тиеш иде. Наталиянең Питрау табынындагы ризыкларыннан Татарстан Керәшеннәр иҗ­тимагый оешмасы рәисе Иван Егоров та, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар да авыз итте. Әлеге бәйгедә җиңгән Мамадыш районының Владимир авылы кызы Ольга Бочковага асылташлар белән бизәлгән кыйммәтле таҗ кидерттеләр, ул күчмә булачак, ягъни икенче елда икенче чибәргә күчә. Ольганы 50 мең сум акча белән дә бүләк­ләделәр. Казандагы кооператив институтның беренче курсын тәмамлаган якташыбыз Наталия Ямщикова да бүләк­кә лаек булды. Жюри әгъзасы, "Сөембикә" журналында эшләүче Кече Кайбыч авылы кызы Гөлнур Сафиуллина тәбрикләү чыгышында әйтеп узганча, бу кызларның барысы да милләт сагында торучылар, милли гадәтләрне дәвам итү­челәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Кайбыч Җөри Соравыл

2
X