Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кичке Сабантуй күңелле узды

25 августта Олы Кайбычтагы ял паркында Татарстан Республикасы көне уңаеннан кичке Сабантуй бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм ат чабышларыннан башланды. Беренче заездда нәселле, ярымнәселле атлар, икенчесендә җирле атлар сы­нашты. Нәселле атлар арасында финиш сызыгын беренче булып, "Патронаж" кушаматлы атта Андрей Платонов үтте. "Санта-Мария"ны иярләгән Апас еге­те Рамил Мөхәммәтҗанов икенче, "Гөбенә" агрофирмасыннан "Хип-Хоп" кушаматлы атта Владимир Блинов өченче булып килде. Җирле атлар арасында "Заволжье" җәмгыятеннән Алмаз Әскәров белән "Орлик" кушаматлы ат җиңүгә иреште. Аның артыннан ук "Йолдыз"да Евгений Комлев килде. "Заволжье" җәмгыятенең "Покер" кушаматлы икенче атында Айнур Хәмидуллин өченче урынны алды. Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәх­мәтуллин җайдакларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм Сабан туе мәйданында гөрләп дәвам итте. Альберт Илгизәрович, кайбычлыларны, бәйрәм кунакларын сә­лам­ләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Сабан туе традициясе буенча мәйданда Колаңгы станциясеннән "Радуга", Олы Тәрбиттән "Миләшкәй", Кече Мә­медән "Палан", Олы Кайбычтан "Җәү­һәрләр" фольклор ансамбльләре, район мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме, Олы Кайбычтан Рәмис Закиров, Ябалактан Александр Угольцов, Сыравылдан Наталья Ямщикова, Борындыктан апалы-сеңелле Илсинә һәм Алия Ярхәмовалар, республикабыз сәхнә­сен­дә яңа кабынып килүче яшь җырчы, Иске Чәчкаб авылы кызы Ландыш Хә­сәеноваларның дәртле җырларын, Федоровское авылыннан Алия Миңнуллина башкаруында шәрык биюен тамашачы алкышларга күмде.

Сабан туен халкыбызның йөзек кашы булган милли көрәштән башка күз алдына китереп булмый. Волейбол кырында Иске Тәрбит командасына тиңнәр булмады. Алар төрле ярышларда, Сабан туйларында беренчелекне кулдан ычкындырмый. Кошман егетләре бу юлы икенче, Иске Чәчкаб командасы өченче урынны алды. Кече Мәме командасы дүртенче урын бе­лән чикләнде.

Мәйдан уртасында 24 килограммлы гер күтәрү буенча ярышта Хуҗа Хәсән­нән Дмитрий Макаров җи­ңүгә иреште. Кошман авы­лы егетләре Динар Гатауллин белән Зөфәр Миңнуллин икенче-өченче урыннарны бүлеште. Кул көрәштерүдә Апас егете Фәнис Гәрәев көчлерәк булып чыкты, кайбычлылар аны җиңә алмады. Икенче урын Борындыктан Сирин Әхмәтшинга, өченче урын Кече Кайбычтан Илнар Гәрәевка бирелде. Аркан тартышуда Яшел Үзән шәһә­рен­нән Ринат Борһанов җи­тәкләгән команда җиңү яулады. Икенче урынга шәхси эшмәкәр Зөлфәт Халиков командасы чыкты. Өченче урын Кошманнан Динар Гатауллин командасына бирелде.

Милли көрәштә укучылар арасында 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Апас районының Каратун авылыннан кил­гән Айдар Садриев беренче урынны яулады. Ул - быелгы Апас Сабан туенда укучылар арасында абсолют батыр калып, җиңел машина откан егет. Икенче урынны Олы Кайбычтан Азамат Михайлов алды. Өченче урын Кошманнан Айдар Камалиевка бирелде. 50 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Мәл­ки авылы егете Павел Горшков, абсолют батыр калып, традицион бүләк - тәкәгә лаек булды. Икенче урынны Кече Мәмедән Денис Старшов, өченче урынны Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин алды.

65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Валерий Фомин җиңү яулады. Шушы арада хәрби хезмәттән кайткан Кече Кайбыч авылы егете Фәннур Хикмәтуллин икенче урынны алды. Кече Мәмедән Станислав Токсаров өченче урынга чыкты. 65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Иске Тәрбит авылы егете Артур Ивановка тиң­нәр булмады. Икенче урынны Кече Мәмедән Вениамин Киселев яулады. Өченче урын өчен Кошман егете Динар Гатауллин һәм Кече Мәме­дән Андрей Козин арасында бик озак көрәш барды. Көчләре тигез бу­лу сәбәпле, җиңүчене ти­ен акча чөеп ачыкладылар. Ул Динар Гатауллин булды.

Бәйрәмдә кошманлылар барлык ярышларда да актив катнашып, призлы урыннар да яулады. Муниципалитет башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин аларга яңа көрәш келәме бүләк итте. Димәк, алдагы еллар Сабан туйларында кошманлылар үзләрен күрсәтер әле, дигән өмет зур.

Бәйрәм тантанасы фейерверк белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Сабантуй Ландыш Хә­сәенова