Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Көмеш чәчле чор

Олы Кайбыч мәдәният йортында шимбә көнне "Гомер көзегез ямьле булсын!" дигән исем астында узган тантана Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.

Әлеге тантанага районның барлык авыл җирлекләреннән дә ветераннар Советлары рәисләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, авыл җирлек­ләре башлыклары чакырылган иде. Араларында атказанган терлекчеләр - Кошманнан Мөслимә Җә­ләлиева, Чүтидән Минхәят Хәйретдинова, Бортастан Дамира Насыйбуллина, Кошманнан атказанган механизатор Габделхак Нәфыйков, ветеран-укытучылар - Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллина, Ләбибә Шәмсетдинова, Әлфия Закирова, Гөлнур Кәлимуллина, Ро­за Мартынова, Кошманнан Мансур Шәрәфиев, Фәрит Авзалов, Надеждинодан Валентина Утопова, Зур Подберезьедан Луиза Кувшинова, Валентина Кошкина, Екатерина Елисеева, Иске Тәрбит­тән - Галина Семенова, Борындыктан Әлфия Гый­мадиева, Фәй­рүзә Фатыйхова, Рузалия Мөхәммәт­җанова да бар. Өлкәннәр бәйрәменә "Ана даны" медаленә лаек булган күп­балалы аналарның да чакырылуы буыннар алмашының матур бер үрнәген чагылдырды. Иске Чәч­кабтан Минзилә Галләмова, Байморзадан Засима Молчанова, Кыр Буасыннан Галина Полякова, Иске Буадан Рита Ивановалар әнә шундый аналар. Симәкидән Бөек Ватан сугышы ветераны Ни­колай Зайцев беләнн таныштырганда, зал аны алкышларга күмде.

Тантана муниципалитет җитәкчесе Җәү­дәт Гаффаровның котлау сүз­ләре бе­лән башланып китте. Ул өлкәннәргә мө­рәҗә­гать итеп:

- Календарегызда, хөр­мәтле ветераннарыбыз, хәзер "көмеш чәчле" чор. Әм­ма хафалану-борчылуга сәбәп була алмый бу. Тормыш ыгы-зыгысына алмашка узганнарның сабакларын барлауның, балаларыгыз, оныкларыгыз белән тормыш шатлыгы серләрен уртаклашуның яңа чоры килүен генә аңлата бу. Сез Ватаныбызны данлаган һәм яклаган кешеләр, сезнең кылган эш-гамәлләрегез өчен рәхмәтемне белдерәм, - диде.

Районда биш меңнән артык пенсионер яши. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту юнәлешендә 232 ветеран торак белән тәэмин ителде. Өлкәннәр турында кай­гыртуның киләчәктә дә өстенлекле юнәлеш булачагы кызыл җеп булып ятты.

Бәйрәм булган җирдә җыр-биюсез булмый. Татарстанның халык ар­тист­ка­сы, якташыбыз Лидия Әх­мәтова һәм аның укучылары куйган концерт кү­ңел­ләргә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев