Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Корбан ашы – саваплы аш

Салтыйган авылында ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, дини йолаларны хөрмәт итәләр. 1 ноябрьдә авыл халкы мәчеткә Корбан бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелды.

"Алтын кырлар" җәмгыяте директоры Рамил Шамил улы Каюмов ел саен биредә дини бәйрәмнәр вакытында мәҗ­лесләр оештыра. Быел да ул үз кыйбласыннан тайпылмыйча, авыл халкын корбан ашына чакырды. Салтыйганлыларны бәйрәм белән котларга район башлыгының Кайбыч районында ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова килгән иде.

Салтыйган авылы мәчете имамы Равил хәзрәт Закиров барча мөселманнарга бәрәкәтле тормыш, иман нуры теләде. Фәния Петухова, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.

- "Алтын кырлар" җәмгыятендә эшләү дәверендә шуңа инандым: Салтыйган авылы халкы үзенең бердәмлеге, дус- тату яшәве, тәмле-тәмле ризыклар пешерүче уңган апалары белән башка авыллардан аерылып тора. Бу авылда татарлар һәм руслар, тату бер гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөр­мәт итеп яши. Халкыбызның милли бәйрәм­нәре уңаеннан табын оештырганда да апаларыбыз һәрвакыт ярдәмгә килә. Корбан чалганда һәрвакыт Хәкимулла Саттаровка мөрәҗә­гать итәм. Ул үз эшен чиста-пөхтә итеп башкара. Ярдәмегез өчен барыгызга да олы рәх­мә­темне җит­керәм, - диде Рамил Шамилевич.

Рушания Кузнецова да дини бәйрәмнәрдә хәй­рия ашлары оештырганы өчен җәмгыять җи­тәк­че­сенә авыл халкы исемен­нән рәхмәт сүз­ләрен ирештерде.

- Дөрестән дә безнең авыл халкы бердәм, тату. Дини йолалар да сакланып килә. Бу Корбан бәй­рәмендә Салтыйган авылында иллегә якын корбан чалынды. Күптән тү­гел Рамил Шамилевичның матди яр­дәме белән мәчетнең тәрәзәләрен пластикка алыштырдык. Аннан соң авыл апалары мәчетне җыештырып, үз­ләре акча җыеп, тәрәзә­ләр­гә базардан челтәр алып кайтып элделәр. Гөлсинә Камалова, Зөбәр­җәт Хәсәнова, Халидә Гыймранова, Ай­гөл Саттарова дини мәҗ­лес­ләр үткәргән саен тәм­ле ашлар, камыр ризыклары пешерә. Барыгызга да Ходайның рәхмәте яусын, игелекле эшләрегезнең савабын кү­регез, - диде Равил хәз­рәт.

Мәҗлес алдыннан Равил хәзрәт һәм Дамир хәзрәт Коръән укыды, вәгазь сөйләде. Дамир хәз­рәт корбан чалуның кыскача тарихын искәртеп үтте. Рамил Шамилевич, улы Раил белән бергәләп, сәдака таратты.

Биредә бәйрәм өстәле төрле сый-нигъмәт­ләрдән сыгылып тора иде. Мәҗ­лес ахырында Дамир хәз­рәт чалынган корбаннарга, сый-нигъмәтләргә дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан ашы