Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Көз белән хушлашу

Район үзәк мәдәният йортында бюджет оешмалары хезмәткәрләреннән төзелгән ике команда арасында бәйге рәвешендә "Көз белән хушлашу" бәйрәме үткәрелде.

Фойеда авыл клублары, китапханәләре әзерләгән "Көз бүләкләре" дип аталган күргәзмә оештырылган, бәйрәмдә катнашучылар әзерләгән тәм- томнардан табын корылган иде. Шунда ук керәшен­нәр, татар, рус фольклор ансамбльләре чыгыш яса­ды. Милли киемнәрнең ачык төсләреннән күзләр камаша, күңелле, дәртле көйләрдән үзен­нән-үзе биисе килә башлый, кызарып пешкән кой­мак исе таралган. Зур самавыр янына кайнар чәйдән, тәмле коймактан авыз итәргә теләүчеләр җыелган. Биредә атмосфера өйдәге кебек җылы, дустанә иде, һәркем үза­ра аралашырга, бәйрәм­дә катнашырга тели. Клуб мөдирләре, китапханәчеләр жюрига үзләре әзер­ләгән күргәзмәләрне күрсәтте. Мәдәният хез­мәткәрләренең фантазия байлыгына, осталыгына сокланмаган ке­ше калмагандыр. Аларның үз куллары белән шәхси хуҗалыкларында үстергән яшелчәләре, мул җиләк-җимешләр, болын-кырлардан җыйган нигъмәт­лә­ренә гаҗәпләнмәдек, чөнки халкыбызның хез­мәт сөючән булуы, җирне яратуы барыбызга да таныш. Аларның һәр биремгә иҗади яктан якын килүе, туган якларына мәхәббәте сокландыра. Яшелчә­ләр­дән, табигый материаллардан эшлән­гән композицияләр бәйгесендә рус халкының кыз ярәшү йоласын яктырткан Афанасьевка авылы клубы (мө­дире Гүзәл Гыймадиева), Багай авыл клубы (Зоя Рожкова) эшләре иң яхшылары дип танылды. Россиядә әлеге йолалар гадәттә көзге чорга туры килгән. Шулай ук Салтыйган китапханәсе (мөдире Гөлсинә Камалова), Кече Мәме авылы клубы (Валерий Фомин), Иске Тәр­бит авылы клубы (Михаил Герасимов), Байморза авылы клубы (Валентина Иванова), Бәрлебашы авы­лы китапханәсе (Равилә Габдрахманова), Ке­че Кайбыч авылы клубы (Рузилә Гыйматдинова) эшләре билгеләп үтелде. Әлеге эшләрне алар барысы да күңел җылысын да кушып, күп көч, түземлелек куеп башкарган.

"Көзге җилләр", "Алтын башаклар" командалары арасындагы бәйгене тамашачылар кызыксынып карады. Беренче команда яшьләрдән генә тора, икенчесендә - урта яшьтәгеләр. Яшьлек һәм тәҗрибәлелек үзара көч сынашты, нәти­җәдә «Алтын башаклар» командасы җиңү юллады. Бәйгене алып баручылар Муса Хисамиев һәм Ленар Баһавиев тамашачыларның да, чыгыш ясаучыларның да күңелен күтәрде, район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы алкышларга кү­мелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган Иске Тәр­бит